Катнашырга өлгермәгән кешеләр өйдә исәпкә алучыларны көтәргә, онлайн узарга яки исәпкә алу пунктына килергә мөмкин.
Соңгылары өчен республикада конкурс игълан ителде – 28 смартофон уйнатыла. Конкурста катнашу өчен участокта исәпкә алу процедурасын узарга, үз фотоңны хештег белән социаль челтәргә урнаштытырга кирәк. 14 ноябрьгә кадәр конкурста катнашучылар арасында 2 җиңүче сайлап алына һәм бүләккә айфон бирелә. Оештыручылар да бер генә фотография кирәк, дип кисәтә.