tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алтай татарлары «Идегәй» белән «Кыйссаи Йосыф» әсәрләренең аудиокитапларын чыгарачак
Алтай татарлары «Идегәй» белән «Кыйссаи Йосыф» әсәрләренең аудиокитапларын чыгарачак

Алтай татарлары «Идегәй» белән «Кыйссаи Йосыф» әсәрләренең аудиокитапларын чыгарачак

«Дулкын» татар Мәдәният үзәге Идегәй дастаны һәм Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын аудиокитап буларак яздырачак.

«Аларның аудиоязмалары бүгенгәчә интернетта юк. Бу — төрки халык мирасының бер өлеше. Төрле мәдәниятләр белән күбрәк таныша барган саен бер-беребезне аңлау да җиңеләя», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Дулкын» татар Мәдәният үзәге җитәкчесе урынбасары Артём Зиннәтуллин сөйләде.

Аның әйтүенчә, татар үзәге Барнаул шәһәре администрациясенең грантын откан. Шул грантка алар китаплар сатып алган, халык әкиятләре һәм төрле әдипләрнең шигырьләрен укып яздырган. Әсәрләрне үзәктәге активистлар укый, моннан тыш төрле уку йортларыннан студентлар да җәлеп ителгән. Аудиокитаплар интернетка урнаштырылачак. Аларны теләгән һәркем тыңлый алачак.

«Узган ел без татар әсәрләрен рус һәм татар телләрендә яздырдык. Әдипләрнең тормыш юлын да яздырдык. Мисал өчен, Габдулла Тукай иҗатындагы Җаек чорын сөйлибез һәм шул вакытта язылган шигырьләрен яңгыратабыз, аннан соң Казан чорын. Алга таба Фатих Әмирхан, Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Абдулла Алишларның әсәрләрен яздырдык. Тукайның „Шүрәле“ әкиятен тугыз телдә яздырдык», — диде ул.

Артём бу проектны Татарстан җитәкчелеге дә хуплар дип ышана. «Бездә беркайчан да татар мәктәпләре булмаган. Алтай краенда барлыгы биш татар авылы булган, бүгенге көндә бер генә татар авылы калды. Польша татарлары „Шүрәле“не польша теленә тәрҗемә итәргә ярдәм итәбез, диделәр. Проектта Литва татарлары да катнашырга әзер», — ди ул.

Проектка төрле өлкәләрдә яшәүче хәзерге татар иҗатчыларын да җәлеп иткәннәр. «Ватаныгыз — Татарстан, диләр. Килешмим. Безнең ватаныбыз күпкә зуррак. Россиянең күпчелек җирлеге — татарларның тарихи ватаны. Татарстаннан читтә яшәүче татарларның кайберләре тамырларын да оныткан, шуңа күрә безгә бер-беребезне белергә, танытырга кирәк», — дип саный Артём Зиннәтуллин.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*