tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мәдәни марафон” Бөтенроссия акциясе башланды
“Мәдәни марафон” Бөтенроссия акциясе башланды

“Мәдәни марафон” Бөтенроссия акциясе башланды

8 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр “Мәдәни марафон” еллык акциясе үткәрелә. Быел ул кино тарихындагы мөһим вакыйгага – 125 ел элек Россиядә тәүге тапкыр кино күрсәтүгә багышлап үткәрелә.

Акция барышында мәктәп укучылары бик кызыклы онлайн-тест узып, кино сәнгате (гадәттә ул мәктәптә өйрәтелми) белән якыннан танышачак. Интерактив биремнәр кино төшерү серләренә, режиссер алымнарына төшенергә ярдәм итәчәк.

“Мәдәни марафон”ның максаты – мәктәп укучыларында яңа “фән”гә карата кызыксыну тудыру, аларны мөһим кинофильмнар белән таныштыру һәм иҗади эзләнүләргә этәрү.

Проект кысаларында балалар шулай ук Россиянең кино индустриясе белгечләре белән очрашу, үзләренең мәктәбендә киноклуб оештыру һәм мини-фильмнар төшерү эшендә көчләрен сынап карау мөмкинлеге алачак.

Тест материалларын КиноПоиск экспертлары, Яндекс мәгариф проектлары методистлары һәм белгечләре белән берлектә, әзерләгән. Биремнәр кече, урта һәм өлкән сыйныфларда укучылар өчен эшләнгән. Балалар, тестны узып, фильм иҗат итүчеләрнең нинди ысуллар белән безне киеренкелектә тотуын, төсләрнең кино герое хисләрен белдерә алуын, комедиядә диалогларның ничегрәк төзелүен беләчәк.
“Мәдәни марафон”да катнашу өчен сылтама (http://education.yandex.ru/culture) аша кереп теркәлергә кирәк. Проектта мәктәп укучылары гына түгел, аларның ата-аналары, укытучылар да катнашырга мөмкин. Тест узуга 15-25 минут вакыт кирәк. “Мәдәни марафон”да катнашучы 500 укучы һәм 100 укытучыга призлар тапшырылачак.

“Мәдәни марафон” беренче тапкыр 2019 елда бүгенге мәдәният дөньясына багышлап үткәрелгән. Проектта 590 мең бала һәм 8 меңнән артыграк укытучы катнашкан. 2020 елгы марафонда (темасы – Россия халыклары мәдәнияте) катнашучылар саны укучылар арасында – 860 меңгә, укытучылар арасында – 28 меңгә җиткән.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*