Бүген, 27 июнь көнне, Кемерово шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе уза. Быел ул Кузбассың 300 еллыгына багышлана.
Бәйрәмнең рәсми ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашачак. Биредә көрәш һәм кызыклы уеннар, артистларның чыгышлары булачак.
Сабан туе җирле вакыт белән 11:00 сәгатьтә башлана.