tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара Шахтерлар Сабан Туе делегатлары өчен Татарстан сәнгать осталары концерты узды
Халыкара Шахтерлар Сабан Туе делегатлары өчен Татарстан сәнгать осталары концерты узды

Халыкара Шахтерлар Сабан Туе делегатлары өчен Татарстан сәнгать осталары концерты узды

26-27 июньдә Кемерово шәһәрендә Халыкара Шахтерлар Сабан Туе уза. Бүген делегатлар ат чабышы ярышларын карадылар, Кемерово шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булдылар һәм Татарстан Республикасы халык һөнәрләре күргәзмәсе белән таныштылар.

Мәдәни программа кысаларында, кунаклар өчен Татарстан Республикасының сәнгать осталары концерты әзерләнгән иде. Чара Кузбассның Б.Т. Штоклов исемендәге филармония концертлар залында узды.

Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев Халыкара Шахтерлар Сабан Туен уздыру турында карар кабул иттеләр. Вячеслав Николаевич җитәкчелегендә оештыру комитеты төзелде. Татарстан Республикасы ягыннан Халыкара Шахтерлар Сабан Туен ТРның Лениногорск муниципаль районы да әзерләде. Бөтендөнья татар конгрессы халкыбызны берләштерә, аның мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга ярдәм итә, Сабан Туен үткәрүгә дә аерым игътибар бирелә, – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

“Халыкара Шахтерлар Сабан Туе дигәндә без шахтер һөнәрен сайлаган милләттәшләребезне күздә тотабыз. Бүген биредә Сахалиннан алып Калининградка кадәр, төрле елларда, илебезнең төрле төбәкләрендәге шахталарда эшләгән делегатларыбыз бар. Алар Сахалин, Свердловск өлкәсе, Донецк, Башкортстан, Казахстан, Кыргызстан һәм башка өлкәләрдән килде, – дип ассызыклады Милли Шура рәисе.

Моннан кала, Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы медальләре һәм Рәхмәт хатларын, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф министрлыгы бүләкләрен тапшырды.

Шулай ук кунакларга сәламләү сүзе белән Кузбасс Губернаторының беренче урынбасары Вячеслав Телегин мөрәҗәгать итте.

“Без Халыкара Шахтерлар Сабан Туенда катнашучыларны кунакчыл Кузбасс өлкәсендә каршы алырга бик шатбыз, әлеге бәйрәм сездә уңай хисләр генә калдырыр дип ышанабыз, – диде Вячеслав Телегин.

Шулай ук Кемерово өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Халыкара Шахтерлар Сабан Туен оештыруга зур өлеш керткән җәмәгать һәм мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Кунаклар өчен Татарстан Республикасы һәм Кемерово өлкәсе коллективлары: Татарстан Дәүләт Фольклор музыкасы ансамбле, Кемерово шәһәренең “Златница” казак җыры халык ансамбле, “Мириданс” халык бию ансамбле, “Агыйдел” Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Кузбасс” халык бию ансамбле һ. б. чыгыш ясады.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*