tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген – Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне
Бүген – Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне

Бүген – Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне

Көне килеп җиткәнен көтмәгәннәр. Татарстанда 1,8 млн кеше Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашкан. Бүген исә – тавыш бирүнең төп көне. Халык яратып өлгергән өй тирәсендә, махсус автобусларда гражданлык бурычын үтәү ысуллары 1 июльдә кулланылмаячак. Бары тик өйгә чакыртып яисә участокка килеп тавыш бирү генә мөмкин.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, ишегалдында оештырылган махсус урыннарда 134,5 мең, ә өйдән чыкмыйча гына  тавыш бирүдә 206 мең кеше катнашкан. Гомумән алганда, республикада тавыш бирү хокукына 2,9 млн кеше ия. Россия буенча саннарга килгәндә, 30 июньгә ил халкының 45,7 проценты (49 649 010 кеше) тавыш бирүдә катнашып өлгергән инде.

Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Конституциягә кертеләсе барлык төзәтмәләрне дә үзе өчен мөһим дип саный.
– Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү – ил өчен иҗтимагый-сәяси вакыйга. Төзәтмәләр Россия Президенты тәкъдиме белән кертелә. Төп максат – халыкның тормыш сыйфатын, яшәү шартларын яхшырту. Үзгәрешләрдәге мөһим өлеш – гражданнарның  социаль, хезмәт хокукларын һәм гарантияләрен Конституция дәрәҗәсендә күтәрү. Россия дәүләтен ныгытуга кагылышлы төзәтмәләр бар. Конституция дәрәҗәсендә суверенлык принципларын беркетү, территориаль бөтенлек, Россия Федерациясе бердәмлеге – болар бөтенесе дә дәүләтне ныгытуга юнәлдерелә. Тавыш бирү үзебезнең язмышны, күпмилләтле илнең язмышын формалаштыруда катнашу мөмкинлеге бирә, – диде Виктор Демидов.

Әфган сугышын узган Рафаэль Шакирҗановның фикерләре дә Демидовныкы белән охшаш. Ул тавыш бирергә башкалабыздагы 86 нчы мәктәпкә килгән.

– Мин – хәрби кеше. Шуңа күрә минем өчен илебез чикләренең какшамас булуы барыннан да мөһимрәк. Аңа башка илләр арасында дәгъва кылучылар да бар, ул чикләр сугыш беткәч билгеләнде. Төп Законга үзгәрешләрдә ветераннарга социаль һәм башка төр ярдәм күрсәтү дә каралган. Президент Владимир Путин әйтүенчә, сугыш нәтиҗәләрен бозып күрсәтергә теләүчеләр шактый. Совет халкының батырлыгын кечерәйтергә телиләр, димәк. Бу нормалар Конституциягә кертелгәч, моны беркем дә эшли алмаячак. Төп Законга безнең генә түгел, балаларның киләчәге дә бәйле. Һәр кеше үз тавышын бирергә тиеш, – диде ул.

Бу төзәтмә-үзгәртүләрдән нәрсә көтәсез?   

Әлеге сорауны Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировка бирдек. 
– Нәрсә генә әйтсәң дә, гамәлдәге Конституциядә ватандашларыбызның социаль якланганлыгы әллә ни сизелми. Кешенең хезмәткә, белем алуга, сәламәтлеген саклауга хокуклары Советлар берлегенең Төп Законында басым ясап күрсәтелгән иде. Кертелә торган төзәтмәләр менә шушы социаль яклау мәсьәләсен калку итеп куюы белән ошый миңа. Җәмгыятьнең нинди кануннар белән яшәячәге һәркем өчен бик мөһим. Без һәрвакыт алга карап эш йөртергә тырышабыз. Сер түгел, хәл итәсе проблемаларыбыз шактый күп. Аларны хәл итү нигездә үзебезгә бәйле. Безгә бернәрсәне дә болай гына китереп бирмәячәкләр. Милләтебез үссен, тагын да алга китсен дисәк, безгә бик нык көч түгәргә кирәк. Көч түгү дигән сүз ул – көрәш, үзеңнең бу дөньяда булганыңны раслау, Кояш астындагы урыныңны табу! Бу үзгәрешләрне үзебезнең файдага куллана алырбыз дип уйлыйм, – дип җавап бирде Ринат Закиров.

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова тавыш бирүдә тәүге мәртәбә катнаша. «Һәр тавыш әһәмияткә ия. Олимпия «алтын»ы, җанатарлар мәхәббәте, танылу гаиләм, командам һәм тренерлар ярдәмендә яуланды. Мин беләм: бу казанышларга илткән юлда мин берүзем генә түгел идем. Минем илем, мин яраткан Мәскәү һәм Ижевск миңа мөмкинлекләр бирде!» – дип язган ул социаль челтәрдә. Аерым рәхмәтен ул дәүләт башлыгы Владимир Путинга да җиткерә.

Алардан башка булмый. Тавыш бирү эшен алып барганда да волонтерлар ярдәме кирәк. Мәгълүмати аңлату эшләрен «Конституция волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый корпусы активистлары алып барды. Алар 1 июльгә кадәр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндәге  җәмәгать урыннарында  мәгълүмати ярдәм күрсәтте.

Кешеләрне Төп Законга керәсе нинди төзәтмәләр күбрәк кызыксындырган соң?

– Пенсияне индексацияләүгә бәйле төзәтмәгә карата күп сораулар килде. Волонтерларның күбесе яшьләр булганга, аларга кагылышлы үзгәрешләргә бәйле аңлатулар да алып барылды, – дип сөйләде Иреклеләр мәгълүмат ресурсы үзәге җитәкчесе Айрат Мөбәракшин. Мәгълүмати үзәкнең эшләү вакытында барлыгы 60 меңгә якын кешегә консультация биргәннәр. Тавыш бирүнең төп көнендә медик волонтерлар эшкә җигеләчәк. Алар температура үлчәп тору, мөмкинлеге чикле кешеләргә ярдәмләшү кебек эшләрдә катнашачак.

vatantat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*