Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн. Республика символы Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге №1314-XII карары белән расланган.
- Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй – өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.
- Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе – язның яшеллеген, агы – чисталыкны, кызылы – энергияне, көчне, тормышны аңлата.
- Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы – Тавил Хаҗиәхмәтов.