Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн. Республика символы Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге №1314-XII карары белән расланган.

  • Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй – өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.
  • Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе – язның яшеллеген, агы – чисталыкны, кызылы – энергияне, көчне, тормышны аңлата.
  • Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы – Тавил Хаҗиәхмәтов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*