Бүген, 2 ноябрь көнне, Чабаксарда ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ ЙОРТЫ (Дом дружбы народов) ачылды.

Татарларга бер бүлмә бирделәр. Әлегә кадәр ЧР татарларының Чабаксарда аерым 4 бүлмәле офислары бар иде инде. Халыклар дуслыгы йортында бөтен уңайлыклар бар, кечкенә булсада концерт залы, конференц зал, китапханә, якшәмбе мәктәбе өчен бүлмәләр, спортзал..
6-нчы декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында ЧР татарларының милли-мәдәни мөхтәриятенең 2017 елга исәп-хисабы булачак һәм ел буе үткән “Милли мирас” проекты, фестиваль-тамашаның йомгаклау чарасы үтәчәк.
Фәрит Гыйбатдинов, Чабакасар









