tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күркәм эшләр башкаралар
Күркәм эшләр башкаралар

Күркәм эшләр башкаралар

Сарапул районында (Сигаево, Уральский, Дулесово авыллары) милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе итеп Фелүн Шәйхелисламов сайланганнан соң биредә милли тормыш җанланып китте. Уральский авылында татар теле курслары инде бер ел эшләде. Ә быелгы уку елында Сигаево мәктәбендә дә татар теле курслары оештырдылар. Шушы көннәрдә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова белән әлеге төбәктәге милли тормыш белән танышып кайттык.

Беренче дәрес

Без Сигаево мәктәбендә оештырыл­ган татар теле түгәрәгенең ачык дә­ре­сен­­дә катнаштык дисәк тә дөрес бу­­лыр. Дәрес мәктәп укучы­лары, мил­­­ли оешма җитәкчеләре,
Халыклар дуслы­гы йорты белгече, Дулесово авылыннан “Дуслык” татар ансамбле әгъзалары катнашында узды. “Безнең авылда саф татар гаиләләре юк, әмма катнаш гаиләләр шактый. Татар телен өйрәнергә ихтыяҗ зур. Дәресләрне химия, биология укытучысы Гөлия Хәбибулловна алып барачак. Ул — бик иҗади укытучы. Шуның өчен беренче адымнар булса да, теләгебезгә ирешербез дип уйлыйм”, — диде мәктәп директоры Эльвира Антропова.

Фелүн әфәнде Гөлия Гарипованы бу авыр, җаваплы йөкне тартырга күндерә алган. “Мин: “Юк”, — дисәм дә, ул мине ишетергә дә теләмәде. “Ачабыз”, — дип, үз сүзендә торды.

Әлбәттә, тел — ата-аналардан бирелә торган олы бүләк. Без аны өйрәнергә тиеш. Түгәрәктә 15тән дә ким бала булырга тиеш түгел, әмма безнең мәктәптә катнаш гаиләләрдә үскән укучылар күп. Безнең максат — аларны кызыксындыру. Моның өчен иң элек аларны бу телне өйрәнергә кирәклегенә төшендерергә кирәк. Укучылар көннәр буе парта артында утырып, арып бетәләр. Шуның өчен без татар телен өйрәнү курсларын гаилә клубы форматында оештырырга уйладык. Монда балаларга билге дә куелмаячак. Аларда җырларыбыз, биюләребез, йолаларыбыз, уеннарыбыз аша татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятачакбыз. Рәмзия Илдус кызы түгәрәкләр уздыру өчен методик кулланмалар, программа бирде. Әмма ул безнең өчен авыр. Без аңа нигезләнеп, үзебезнең эш планын төзедек. Бу клубны оештырырга алынгач, укытучылар коллективындагы берничә укытучы да татар телен өйрәнергә теләк белдерделәр. Шулай ук без әти-әниләрне, әби-бабайларны да чакырачакбыз. Мин татар теле белгече түгел, шуның өчен темп­ларыбыз акрынрак булыр, әмма башлаган эшне ташламабыз, дип уйлыйм”, — диде Гөлия Хәбибулловна.

Беренче дәресне Дулесово авылыннан килгән “Дус­лык” ансамбле әгъзалары менә дигән итеп уздырдылар. Алар Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен яттан сөйләп күрсәттеләр. Әкиятне рус теленә тәрҗемә итеп, кеше әйберләренә тияргә ярамаганлыгын да аңлаттылар. Ә милли киемнәребез белән таныштырганда, татар кызларының бик тыйнак булулары, аларның чәчләрен күрсәтмичә яулык бәйләп йөрүләре турында сөйләделәр. Ир-егетләрнең түбәтәй киюләре, түбәтәйнең һәр бизәге бер мәгънә аңлатуы безнең өчен дә яңалык булды. Милли ризык­ларыбыз белән таныштыргач, балаларны чәкчәк белән сыйладылар. Ул чәкчәктән без дә авыз иттек. Аның искиткеч тәмлелеге укучылар күңелендә милли горурлык уятмыйча калмагандыр. Укучылар бик теләп уеннарда да катнаштылар. Калган дәресләр дә шушылай эчтәлекле узса, һичшиксез, балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяначак.

Монда без укучылар белән мәчеттә Сарапул имамы Әхмәд хәзрәт Халиков оеш­тырган дәрестә катнаштык. Әхмәд хәзрәт аңлаешлы тел белән мөселманнар, аларның йолалары, киемнәре турында сөйләде. Аның ләйсән яңгырга тиң үтемле чыгышыннан күңелләребез сафланып китте. Соңыннан мәдәният йортында татар теле курсларында шөгыльләнгән укучылар “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп күр­сәттеләр.

“Татар телен үстерүдә армый-талмый эшләвегез өчен рәхмәт. Бүгенге көндә руслашкан әти-әниләр үзләре дә татар телен белмиләр. Әлбәттә, шуңа күрә балалары да, оныклар да телне белмичә үсәләр. Ләкин аларның күңелендә татарлык яши. Бүгенге бәйрәмдә балаларның вата-җимерә булса да шигырь укуын, татар телен өйрәнүләрен күрдек. Бу эшне алга таба да дәвам итү өчен уку әсбаплары, күрсәтмә материаллар алып килдек. Алар сезнең дәресләрне җанландырып җибәрергә ярдәм итәр. Бүгенге кичәдә бер генә бала татар телендә шигырь укыды. Алга таба андый укучылар күп булыр. Ел саен республикакүләм конкурслар уздырабыз. Сезне дә ноябрь аенда Халыклар дус­лыгы йортында узачак “Йолдызлар яңгыры” фестиваленә чакырабыз”, – диде Рәмзия Габбасова.

Башлаган эшләре берүк дәвамлы гына булсын!

Рилия Закирова, http://yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*