tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы язучылары Баулыда мәдәни сәфәрдә булды
Чаллы язучылары Баулыда мәдәни сәфәрдә булды

Чаллы язучылары Баулыда мәдәни сәфәрдә булды

Чаллы язучылары, җырчылары, журналистлары, рәссамнары, мәдәният хезмәткәрләре Баулыда мәдәни сәфәрдә булды.

Сәфәребез дә шәһәр үзәгендә Фәнис Яруллин истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәк салу белән башланып китте. Икенче инстанциябез Исергәп урта мәктәбендә иде. Вахит һәм Миргазиян Юнысовларга багышланган музей белән танышканнан соң Фәнис Яруллин музеена юл тоттык. Алар хатыны Нурсөя ханым белән үзләре дә бу йортка еш кайтып йөри торган булганнар – биредә язучы яткан караватны, аның стенасын бизәгән чигүле кулъяулыкларны да күрергә мөмкин.

Баулыда Рафаэль Мостафинның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган музейда булдык. Баулының кайчандыр язучы үзе эшләгән мәктәбендә аңа багышлап музей оештырганнар, ә Муса Җәлилгә багышланган музейга исә Рафаэль Мостафинның үз тырышлыгы белән нигез салынган булган.

Чаллы делегациясе һәр мәктәпкә-музейга рәссамнар – үз картиналарын, язучылар – китапларын, җырчылар – җырларын бүләк иттеләр.

Сәфәр Баулының сәнгать мәктәбендә әдәби кичә белән тәмамланды. Баулылар гына түгел, безнең Чаллылар да сәхнәдән төшмәде – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар чыгышы (Ана балладасы) тамашачыларны аеруча тетрәндергәндер. Габидулла Хөрмәтуллин, Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова, Фәнилә Салихова кебек танылган җырчылар һәм күренекле язучылар Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Зөләйха Минхаҗева, Әлфия Ситдыйкова, Зимфира Исламова, Рәзинә Мөхияр, Булат Сәлахов һәм башка бик күп каләм ияләре сәхнәгә күтәрелде. Очрашу Баулыларга багышланган җыр белән тәмамланды.

Сәфәрне Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин оештырды. Аның инициативасы белән оештырыла һәм бик зур хезмәт сорый торган мондый чаралар бездә традициягә керде.

Язмабызның азагында рәхмәт сүзләрен безгә бик зур кадер-хөрмәт күрсәткән Баулы районы администрациясенә, районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллинга, безгә гид хезмәтен күрсәткән Туган якны өйрәтү музее хезмәткәре Кадрия Гимазовага һәм, гомумән, чараны оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт!

 

Чыганак: sptatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*