“Печән базары” фестивале / 24 август, 13.00 / Тукай яр буе
ФЕСТИВАЛЬНЕҢ программасы
24 август, Тукай яр буе:
- 13:00-19:00
ДИЗАЙН-МАРКЕТ
Бизәнү әйберләре, зәркән, кием-салым, күннән эшләнгән әйберләр һәм татар китапларын сату. - 13:00-19:00
АШ-СУ
Яр Чаллы кафеларыннан ашамлыклар.
15:00-16:00
Балык бәлеше, әлбә, талкан әзерләү буенча мастер-класс, әлеге сыйлау, рецептлар белән бүлешү. - 16:00-18:00
БИЮ FOR YOU
Һәр 20 минут саен татарлары биюләре буенча “Болгар” бию театрыннан мастер –класс. - 14:00-18:00
ЛЕКТОРИЙЛАР
14:00-15:00
“Заманча никах киемнәре, туйга, никахка нинди кием сайларга?” Никахка яулык бәйләү буенча мастер-класс – «Хыял» студиясе җитәкчесе, дизайнер Гүзәл Валишина. Лекторий дәвамында визажистлар кызларны бизәндерә, киңәшләр бирә.
16:00-17:00 “Бүгенге көннең татар юморы – татар телен саклауда бер инструмент” – Татар КВН лигасы, татар Stand up җитәкчесе Рамил Агдеев.
17:00-18:00 “Яр Чаллы” китабының презентациясе. Китап авторы Алсу Рахматуллина. - 18:00-20:00
АКУСТИК КОНЦЕРТ
Радиф Кашапов, Илшат Аюпов, Захир Насибуллин, Ринат Гыйлфанов, Лилия Гыйбаш, Фидаил Мазитов. - 13:00-19:00
СӘНГАТЬ
Мастер класс, РТ атказанган сәнгать эшлеклесе С.Ф.Сиразиева күргәзмәсе. - 14:00-17:00
ЭКСКУРСИЯ
«Музей сөйли» татар телендә экскурсия. - 13:00-19:00
БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ
13.00-19.00 «Хәзинә» балалар клубы эшчәнлеге.
15:00 Мастер–класс “Цирк скакалкасы”. - СУПЕР-БӘЙГЕ!
Татар милли рестораны “Каймак” ике кешелек сертификат уйната!Шартлар:
1. 24 август көнне “Печән базары” фестиваленә стилизацияләнгән милли киемдә килергә.
2. Лотереяга үз исем-фамилияне, телефон номерын язарга (Лотерея барабаны сәхнә янында торачак)
3. Нәтиҗәләрне сәг. 19:00дә сәхнә мәйданчыгында игълан итәбез.