tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәйрәм дәвам итә: Татарстан мөхтәсибәтләрендә корбан ашлары үткәрәләр
Бәйрәм дәвам итә: Татарстан мөхтәсибәтләрендә корбан ашлары үткәрәләр

Бәйрәм дәвам итә: Татарстан мөхтәсибәтләрендә корбан ашлары үткәрәләр

Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Шушы көннәрдә дин кардәшләребез тирә-юньдәгеләр белән бәйрәм сөенечен бүлешергә ашыга. Бәйрәм көннәре гөнаһларның ярлыкануына өмет итү, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләреңә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә шатлык бүләк итү көне буларак кадерле. Бәйрәмнең беренче көнендә Диния Нәзарәте ике йөздән артык мохтаҗ кешегә ит таратып өлгерде. Халыкны ит белән тәэмин дәвам итә: барлыгы “Зәкят” фонды тарафыннан 500-гә якын мохтаҗ кеше колачланып алыначак, 2 тоннага якын ит бүленеп биреләчәк.

Мәчетләрдә гает намазлары тәмамланып корбаннар чалынганнан соң бәйрәм чаралары корбан ашлары белән дәвам итте. Азнакайда мең кешелек корбан мәҗлесе оештырдылар. Шәһәренең “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында узган хәйрия ашы өчен район җитәкчеләре корбан итеп ике сыер чалды. Шәһәрнең Гаилә паркында барлык Азнакай халкы өчен зур бәйрәм һәм шәрык ярминкәсе оештырылды. Шулай ук Корбан бәйрәмен үткәрү кысаларында Азнакай шәһәренең Яшьләр үзәгендә мөхтәсибәт белән бергәлектә “Яхшылык эшлибез” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы уздырыла.

Балык бистәсе районында корбан ашы мәҗлесе Таулар авылының мәдәният йортында булып узды. Мәҗлесне Коръән укып авылның имамы Илһам хәзрәт ачып җибәрде, аның артыннан район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов игелек кылуның әhәмияте турында вәгазь сөйләде. Биредә авыл мәчетенә матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Гөлсинә абыстай оештыручыларга рәхмәт йөзеннән мөнәҗәт башкарды. Мәҗлестә барлыгы 160 кеше катнашты.

Әгерҗедә гает намазы укылгач, бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Тәмле коймак белән сыйлангач, балалар өчен күңелле уеннар башланды. Аларны оештыруда район хакимияте хезмәткәре Энҗе Муллахмәтова, балалар китапханәсе белгечләре зур булышлык күрсәтте. Балалар җитезлектә, өлгерлектә ярыштылар. “Нур” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Әлфия Гыйззәтуллина чәчәкле кайма (ободок) ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин ислам дине буенча балаларга викторина үткәрде. Батутларда сикерү дә балаларга бик ошады. Бәйрәмдә балаларга бик күп бүләкләр һәм тәмле-татлы күчтәнәчләр өләшенде. Аннан бәйрәм кунаклары корбанлык итеннән әзерләнгән пылау белән сыйландылар. Әлеге корбанлык – район башлыгының изге бәйрәмгә бүләге.

Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте тарафыннан һәм район җитәкчелеге, нефтьчеләр, парк ярдәмендә оештырылган Корбан бәйрәмен халык аеруча үз итә. Татарстанның Көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов әлмәтлеләргә ихлас котлауларын ирештерде. Быел бәйрәмне Салават Миңнеханов алып барды. Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп уен-бәйгеләрдә катнашты, мөнәҗәт-догалар укыды. Бүләкләр дә мулдан иде. Һәр елдагыча “Татнефть” компаниясе бу юлы да аттракционнарда күңел ачу өчен балаларга 2700 билет өләште. Башка еллардан аермалы буларак быел билетлар 3 көн гамәлдә булачак. Бу көнне паркка килгән һәркем корбан итеннән пешерелгән пылау һәм кайнар коймаклар белән сыйланды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән алтмышлап кешене исә Ассольдә кунак иттеләр.

Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә бәйрәм ашы ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырылды.

Чистай шәһәренең “Әнәс” мәчетенең спорт мәйданчыгында юниорлар арасында мини-футбол буенча турнир узды. Алты команда “Әнәс” мәчете призына узган уеннарда катнашты. Шулай ук коляскада йөрүче инвалидлар арасында армрестлинг буенча еллык турнир уздырдылар. Әлеге чара ел саен Корбан бәйрәме көннәрендә уза. Спорт чаралары төгәлләнгәннән соң мәчет имамы Әбубәкер хәзрәт Газизов район мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде һәм барлык катнашучыларга грамоталар, кубоклар тапшырды. Шулай ук инвалидларга корбан итләре тараттылар.

Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләгәнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанып мохтаҗларга, ятимнәргә, төрле бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, туганнарыбыз, күрше-күләннәребезнең хәлләрен белешик!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*