Шәһәр мәктәпләреннән 9 кыз үз көчләрен сынадылар. Быелгы бәйге Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге еллыгына багышланган иде.
Бәйгенең төп максаты – туган телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерү булды.
«Татар кызы – 2021» исеменә 2нче гимназия укучысы Регина Кәлимуллина лаек булды.