tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә «Сылва – ирен татарлары тарихын өйрәнүчеләренең дүртенче фәнни гамәли конференциясе» үтте
Пермьдә «Сылва – ирен татарлары тарихын өйрәнүчеләренең дүртенче фәнни гамәли конференциясе» үтте

Пермьдә «Сылва – ирен татарлары тарихын өйрәнүчеләренең дүртенче фәнни гамәли конференциясе» үтте

4 декабрь көнне Пермь крае Октябрь шәһәр округы мәдәният йортында «Сылва – ирен татарлары тарихын өйрәнүчеләренең дүртенче фәнни гамәли конференциясе» үтте.

Конференция Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәме белән оештырылды. Катнашучыларны Салават Маликов тарих фәннәр докторы Фәйзелхак Ислаевның Октябрь районында яшәгән татар халкының тирән тарихына багышлап язылган китабының электрон версиясе белән таныштырды.

Бу китап якын көннәрдә басылып чыгачак. Пандемия сәбәбе белән автор үзе катнаша алмады  төбәк тарихын өйрәнүчеләр авторга үзләренең зур рәхмәтләрен белдерделәр. Конференциядә Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни институтыннан тарих фәннәр кандидиаты Шамил Садыков катнашты һәм конференциягә югары бәя бирде.

Сәлим Назин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*