Биектау районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары ижтимагый оешмасы Дөбъяз “Ак калфак” бүлекчәсе белән берлектә “Чәй яны-гаилә яны” дип аталган бәйрәм уздырды.
Чараның төп максаты: татарларда беренче чәй эчү һәм самоварның килеп чыгуын сөйләү. Самоварлардан күргәзмә оештырылды.Күргәзмәдә хәтта,1890 елда Тулада эшләнгән һәм остарның шәхси имзасы куелган самовар да бар иде.Бәйрәмгә 10 урам һәм ике оешма ( урта мәктәп,авыл хастәханәсе) әзерләнгән иде.Шушы өстәлләрдә бик күп төрле милли ризыкларыбыз әзерләнгән иде. Әлбәттә инде,ризыклар янына кайнап утырган самоварлар һәм җиренә җиткерелеп пешерелгән чәй дә бар иде.