tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан федераль университеты сайты татар телендә эшли башлады
Казан федераль университеты сайты татар телендә эшли башлады

Казан федераль университеты сайты татар телендә эшли башлады

1 сентябрьдән башлап Казан университетының рәсми сайты татар телендә эшли башлады. Сайтның татар телле варианты ректор Илшат Гафуров тәкъдиме белән булдырылган.  Шул ук вакытта рәсми сайт рус, инглиз, кытай, испан, француз, алман, гарәп телләрендә дә эшли.

Тәрҗемә эшен КФУның Татаристика югары мәктәбе (татар филологисе бүлеге) башкара. Әлегә 500 бит чамасы мәгълүмат тәрҗемә ителгән: университет турында гомуми мәгълүмат, аның тарихы, төзелеше, институтлары һәм кафедралары турында сәхифәләр. Шулай ук татар телендә 2017 елгы белем юнәлешләре, яңалыклар һәм кайбер башка мәгълүмат бар.

https://www.azatliq.org

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*