Санкт – Петербургның Чайковский урамындагы 24 нче санлы йортында урнашкан Татар мәдәни үзәгендә Сафия Теляшованың «Гаилә җылысы» дип аталган шәхси күргәзмәсе узды.
Сафия ханымның декоратив — гамәли сәнгатьнең бер төре булган чигүгә салынган күренешләрдән тупланган күргәзмәсе беренче тапкыр гына үтми. Берничә ел элек Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә аның «Сагыну» исеме астында чигелгән күренешләре күргәзмәсе үткән иде.
Чигү — борынгы заманнарда барлыкка килгән халык иҗаты төре. Чигү сәнгате нинди ысул белән башкарылуына карамастан, бик нәфис сәнгать һәм зур фидикарьлек сорый.
Картиналар чигү рәсем сәнгатенә якын булган сәнгатьнең аерым төре. Чигелгән күренешләр матурлык белән аралашу шатлыгын бирәләр.
Рәсемнәр чигүче осталар нәфис сәнгатьле зәвыкка ия. Сафия Теляшова кулларына инә тотып төрле җепләр белән гүзәллек тудыруга соңгы ун елларда гына тотына. Билгели ки, аннан алдагы елларда гаилә мәшәкатьләре, балаларны тәрбияләү, зур төгәллек сораган икътисадчы эше.
Бары тик пенсиягә чыккач, өстән мәшәкатьләр төшкәч кенә кулга инә — җеп алу мөмкинлеге туа. Дөрес, Сафия ханым халкыбызның милли — мәдәни чараларында да еш катнаша.
Күргәзмәгә куелган чигелгән картиналарда аның иң камил иҗатын чагылдырган табигатьнең төрле төсләре, урман — яланнар һәм андагы җәнлек — кошларны күрергә мөмкин. Күңел җылысы салып чигелгән бу эшләр берәүне дә битараф калдырмый. Чигү аша чагылган тормыш ниндидер сихри көчләр аша үзенә тарта. Яшәешне тулыландыра һәм күркәмли. Аның чигелгән бүреләре дә киң күңелле һәм ихтирамлы.
Сафия Асрар кызы һәр күзәнәгенә күз нурларын салган күренеш — картиналар безне балачакка — авылга алып кайта, җиләкле — чәчәкле яланга алып чыга, томшыгы белән чыбык — чабык җыеп агач ботагына оя ясаган сайрап торган кошлар янына алып менә.
Үзенчәлекле күргәзмә куелган төньяк башкаладагы Татар мәдәни үзәгендә бу көнне табигатьнең дүрт мизгеле бергә пәйда булды. Әнә кар бураннары уйнатып, җем — җем килгән кар бөртекләре белән шаярган Кыш. Бар табигатьне уятып, кышның кырыслыгын көлә- көлә җиңгән Яз. Мул уңышлы балан — алмалы бай Көз. Яшенле яңгыры да күңелгә якын булган кояшлы Җәй.
Сафия Теляшованың шәхси күргәзмәсе юкка гына «Гаилә җылысы» дип аталмый. Сафия ханым Санкт- Петербургтагы билгеле тарихчы, язучы һәм журналист Рәхим Теляшовның хәләл җефете. Хөрмәтле Рәхимҗан Хәлил улы язган халкыбыз тарихына багышланган китапларда һичшиксез Сафия ханымның да хезмәт өлеше бар. Ул иренә иркенләп язсын, вакытында ашасын — эчсен, кемнәрдер комачаулап йөрмәсен өчен шартлар тудырган. Китапханәләрдән кирәкле әдәбиятны сайлап алуда, тәртипкә салуда да ярдәм иткән.
Сафия ханым Башкортостанның Илеш районында туып — үскән, татар телендә мәктәпне тәмамлаган, Санкт- Петербургта югары инженер — икътисадчы белеме алган. Төньяк башкалада Рәхимҗан Теляшов белән никахлашып гаиләсен үзе чиккән рәсем — күренешләр кебек тигез, матур итеп корган. Гаиләдә менә дигән өч бала — ике малай һәм кыз туып — үскән. Хәзер аларның үз гаиләләре, яраткан һөнәрләре бар.
Сафия исеме гарәп теленнән алынган: чиста, саф, ачыклык, сайланган дигәнне аңлата. Аны шулай ук тыныч, бәхетле һәм чын дип тә аңлатырга мөмкин.
Күргәзмә программасын «Ак калфак — Нева» рәисе Фирая Рәшитова төзеде һәм алып барды. Татар мәдәни иҗтимагый оешмалары әгъзалары Сания Шәйдуллина һәм Ралия Кутуева чараны оештыруда зур ярдәм күрсәтте.
Борай районы кызы Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алган Розалия Салаватова җыелучыларны татар халык җырлары белән сөендерде. Мамадыштан Резеда Вәлиева татар телендә шигырьләрен укыды.
Теляшовлар гаиләсе әлеге күргәзмәне оештыруда ярдәм күрсәткәннәргә ихлас рәхмәтләрен җиткерергә кушты. Рәхәтләнеп җиткерәбез.
«Гаилә җылысы» күргәзмәсенә татар иҗтимагый оешмалары әгъзалары, яшьләр, ветераннар килгән иде. Алар Сафия Теляшовага матурлык күргәзмәсе өчен зур рәхмәт белдерде, уңышлар теләде.
Зәрия Хәсәнова,
Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе, «Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзасы.