tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Штаб» резиденциясендә Казанда театр үсеше турында фикер алышачаклар
«Штаб» резиденциясендә Казанда театр үсеше турында фикер алышачаклар

«Штаб» резиденциясендә Казанда театр үсеше турында фикер алышачаклар

30 нчы мартта «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясенең лекториенда «Дүртенче дивар артында: Казанда заманча театр ничек үсә» дигән фикер алышу булачак.

Спикерлар тыңлаучылар белән Казандагы заманча театр, тамашачыларның иҗади процесста катнашуы, тамашаны сәхнәләштерү мәйданчыклары аудиториясен киңәйтү, театр сәнгатен цифрлаштыру, инклюзия һәм башка темалар турында фикер алышачак.

Дискуссиядә Г.Камал исемендәге Татар академия театры директоры Илфир Якупов, «Тере шәһәр» заманча сәнгатькә ярдәм фонды PR-директоры Зоя Рутер, «Болактагы театр» җитәкчесе Алексей Степанцов, Казан Яшь тамашачы театрының баш режиссеры Радион Букаев, «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенә нигез салучы Инесса Клюкина, экскурсовод, «Театраль Казан: үткәннән бүгенге аша киләчәккә» маршруты авторы Лилия Кәлимуллина чыгыш ясачаклар.

Дискуссия режиссерларга, драматургларга, профессиональ һәм яшь актерларга һәм башка театр сәнгате эшлеклеләренә, шулай ук профильле юнәлеш студентларына һәм театрның барлык җанатарларына кызыклы булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Урыннар саны чикләнгән, керү теркәлү буенча башкарылачак. Чара 19:00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*