20 июньдә Калининград өлкәсендә татар һәм башкорт милли бәйрәме – Сабан туе гөрләячәк. Бу хакта Калининград өлкәсенең «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр итте.
Бәйрәм 12:00 сәгатьтә Куликово бистәсенең «Собрание» күңел ачу комплексы янындагы аланда, Балтыйк диңгезе яр буеннан 100 метр ераклыкта узачак.
Сабантуй — язгы кыр эшләре тәмамлануны, җир яңаруны һәм җәй башлануны символлаштыручы милли бәйрәм. Бүген ул – җыр-бию, милли аш-су, спорт ярышлары, гаилә уеннары һәм халыклар дуслыгы атмосферасын берләштерүче зур халык бәйрәме. Калининград өлкәсендә бу бәйрәм Идел буе мәдәниятен, татар һәм башкорт традицияләрен, һөнәрчелеген һәм Балтыйк диңгезенең үзенчәлекле рухын чагылдыра.
Бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнгән. Зур сәхнәдә иҗат коллективлары, фольклор ансамбльләре һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Милли ярминкә һәм мастер-класслар оештырылачак. Анда хәзерге заман һәм борынгы һөнәрчелек үрнәкләре белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук милли ризыклар күргәзмәсе, спорт ярышлары һәм милли уеннар булыр дип көтелә.