Татар телен саклап үстерү темасы еш кына көн кадагында булып, бу хакта бик күп сөйләнә, әмма кайчак шулай буш сүз генә булып кала. Безнең Нижгар төбәгендәге татарлар компакт яшәгән округларның татар авылларында телебезгә җитди мөнәсәбәт саклана, яшь буында аңа мәхәббәт, ихтирам тәрбияләнә һәм бу сүздә түгел, эштә исбатлана. Мәктәпләр саны кискен кимесә дә, булганнарында татар теле укытыла, аны укымаган очракта да балалар милли чараларда актив катнаша, ә алар төрле дәрәҗәдә бик күп уздырыла тора, Аллаһыга шөкер. Шуларның иң масштаблысы – Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбендә уздырылып килүче “И туган тел, и матур тел” регионара конкурс. Ул беренче тапкыр 2022 елда шигырь укучылар бәйгесе буларак кына уздырылган иде һәм анда катнашучылар саны биш дистәдәен бераз гына артык булды. Икенче конкурста “Патриотик җыр” номинациясе дә кертелде, ә үткән елгы IV – конкурста бию номинациясе дә арттырылды.
Быел 13 май көнне бу регионара бәйге беренче юбилеен билгеләде һәм бишенче тапкыр уздырылган конкурста илебезнең 14 регионыннан 150дән артык 1-11 класс укучылары катнашты. Үзебезнең төбәк татар авыллары Сафаҗай, Петрякс, Татар Моклокасы, Бозлау, Мөтеравыл, Камка, Кочко-Пожар, Яндавишча, Уразавылдан күпләп балалар килде. Шулай ук, һәрвакыттагыча, Чувашстан Республикасының Шыгырдан мәктәбе, Татарстан Республикасының Әлки районы Базарлы Матак авылының Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары да килгән иде. Мордовия, Башкортостан, Удмуртия Республикалары, Омск, Пенза, Киров, Свердловск, Самара, Волгоград, Саратов өлкәләре, Красноярск крае укучылары онлайн рәвештә катнашты.
Үткән елларда ачу-ябу тантанасы, җыр-бию конкурслары ачык һавада, мәктәп алдындагы мәйданда оештырыла иде, ә быел көн яңгырлы булу сәбәпле, конкурсның бу өлешләре актлар залында узды. Узган елда мәктәптә федераль программа буенча байтак ремонт эшләре башкарылды һәм өч катлы зур, матур бинаның болдырлары, коридорлары, ашханә, актлар залы яңа төсмер алып, тагы да заманчарак булган, класс бүлмәләре дә искиткеч.
Барлык делегацияләрне, хөрмәтле кунакларны ишектән керүгә махсус Казаннан чакырылган скрипкачы Ләйлә Дабихуллина татар көйләре уйнап каршы алды.
Конкурсны менә дүртенче ел инде билгеле алып баручы, “Түбәтәй” исеме астында билгеле булган мәскәүле Денис Магданов алып барды. Башта Россия гимны яңгырады, аннары шулай ук Ләйләнең скрипкада уйнавы астына бөтен зал басып татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын башкарды.
Беренче сүзне Денис мәктәп директоры Гөлнара Фәхретдиновага бирде. Ул кунакларны, катнашучыларны җылы сәламләп, бераз конкурсның тарихына тукталып үтте, аны оештыра килүдә ярдәм күрсәтүче Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы мәгариф министрлыкларына, Кызыл Октябрь округы администрациясе белән округ мәгариф комитетына рәхмәт белдерде.
“Мондый масштаблы чара оештыру зур чыгымнар да таләп итә һәм финанс ярдәм күрсәтүче спонсорларыбызга рәхмәт. Конкурста талантлы балалар катнаша һәм жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү бик катлаулы дип беләм, гадел хезмәтләре өчен аларга да зур рәхмәт. Сергачтагы “Татар радиосы 91,4” студиясенә, конкурсны һәрчак киң яктыртып килүче өлкә “Туган як” һәм округның “Сельские вести” газеталары редакцияләренә олы рәхмәтләр юллыйм. Һәм, әлбәттә, конкурсны югары дәрәҗәдә уздыруга зур көч куйган мәктәп коллективына рәхмәтнең иң олысын белдерәсем килә. Быелгы юбилейлы конкурс илебез президенты Владимир Путин игълан иткән Халыклар бердәмлеге елына багышлана, барлык катнашучыларга уңышлар телим”, – диде Гөлнара Раисовна.
Өлкә мәгариф министрлыгы вәкиле Милена Спицына мәктәпкә соклануын белдерде, конкурсны уздыру буенча күп эшләр башукарылуын билгеләп үтте, округ мәгариф комитеты җитәкчесе Рауф Ваһапов белән Гөлнара Фәхретдиновага мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды, ә ТР делегациясен җитәкләп килгән республиканың мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусинага хохлома бизәге төшерелгән матур папка бүләк итте.
Гөлия Фархатовна, үз чиратында, министрлыкның сәламнәрен җиткереп, конкурсның әһәмиятен билгеләп үтте.
“Мин аның беренчесеннән башлап катнашым, без аны бик көтеп алабыз, чөнки ул регионара статусын алып, берләштерүче ролен дә уйный, анда телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны яратучы балалар катнаша. Округ җитәкчелегенә дә зур рәхмәт, һәм, әлбәттә, мәктәп коллективына, әти-әниләргә, спонсорларга рәхмәтнең олысы, аларның катнашыннан, тырышлыгыннан башка бу матур чара булмас иде һәм аның зуррак юбилейларын да күрергә насыйп булсын”, – дип теләде Гөлия ханым.
Шулай ук округ администрациясе җитәкчесе Рафаэль Ильясов, Рауф Ваһапов, Сергачтагы “Татар радиосы 91,4” студиясе, татар үзәге директоры Фәрит Аймалетдинов та җылы сәламләп, оештыручыларга уңышлар теләделәр.
Фәрит Летфуллович Гөлнара Раисовнага һәм мәктәпнең медиаүзәк җитәкчесе Гөлнара Алеевага Рәхмәт хатлары тапшырды. Сүз уңаеннан, биредәге медиаүзәк әлегә бердәнбер һәм бик актив эшли торган информацион мәйданчык.
Конкурс өч номинациядә дә өч яшь төркеме – 1-4 класс, 5-7 класс һәм 8-11 класс укучылары арасында уздырылды.
Шигырь сөйләү номинациясендә катнашучылар махсус билгеләнгән җитәкчеләр белән аерым класс бүлмәләренә таралышты, ә җыр һәм бию номинацияләрендә катнашучылар актлар залында ярышты. Барысының да чыгышларын Татарстан Республикасы кунакларыннан, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләреннән, массакүләм информация чаралары вәкилләреннән торган жюрилар бәяләде. Шигырь сөйләүчеләр конкурсының өч төркемендә дә жюри составында өчәр, ә җыр-бию конкурсында биш кеше эшләде. Әлбәттә, апларның эше җиңел түгел иде, чөнки укучылар берсеннән берсе талантлы, кайберләре икешәр номинациядә катнашты. Һәрвакыттагыча, Шыгырдан мәктәбе укучылары күбәү иде, онлайн катнашучылар да байтак булды, хәзерге заман җиһазлары белән бик зур мөмкинлекләр ачыла һәм бу шатландыра. Һәр номинациядә катнашучыларны әзерлеге бик югары, костюмнары искиткеч, үз-үзләрен тотышлары югары профессиональ дәрәҗәдә булды, балаларны әзерләгән җитәкчеләрнең дә өлеше зур монда һәм аларга, мөмкинлеген табып, бирегә юллаган мәктәп дирекцияләренә, әти-әниләренә дә зур рәхмәт.
Ниһаять, берничә сәгать барган конкурс программасы тәмамланды, нәтиҗәләр ясалды һәм урыннар түбәндәгечә бүленде:
Шигырь сөйләүчеләр конкурсы:
1-4 класслар – 1 урын – Алим Кадеров (Сафаҗай); 2 урын – Адиль Хайретдинов (Петрякс); 3 урын – Айсель Шәрәфетдинова (Зур Рбишча), Лола Холмуратова (Базарлы Матак).
5-7 классар – 1 урын – Мурат Абидуллин (Суыксу), Сылу Жамалетдинова (Зур Рбишча); 2 урын – Камилә Сиразова (ТР Осиново гимназиясе); 3 урын – Азиз Сөләйманов (Петрякс).
8-11 класслар – 1 урын – Самира Салихова (Шыгырдан); 2 урын – Ләйсән Валеева (Зур Рбишча); 3 урын – Аделина Саттароыва (Омск өлкәсе), Илнар Алимов (Зур Рбишча).
Патриотик җыр башкаручылар:
1-4 класслар – Самира Закирова (Зур Рбишча); 2 урын – Аделя Ваһапова (Уразавыл); 3 урын – Айрат Миняев (Зур Рбишча);
5-7 класслар – 1 урын – Камилә Камалетдинова (Сафаҗай); 2 урын – Мәрьям Сәбитова (Сафаҗай); 3 урын – Эвелина Басырова (Петрякс), Нәргизә Фасатова (Базарлы Матак).
8-11 класслар – 1 урын – Илнур Басыров, Данир Хабибуллин (Петрякс); 2 урын – Элина Ибраһимова (Базарлы Матак); 3 урын – Камилә Жалилова (Мөтеравыл).
Бию конкурсы:
1-4 класслар – 1 урын – Амина Летфуллина, Надир Каюмов (Кочко-Пожар), Ясмина Нәвретдинова (Шөбиле); 2 урын – Алия Азизова (Уразавыл); 3 урын – Азат Жаронов (Зур Рбишча).
5-7 класслар: 1 урын – Айгөл Кукаева (Татар Моклокасы); 2 урын – “Сюрприз” төркеме (Петрякс); 3 урын – Айсылу Шакирова, Амина Курамшмина, Карина Азизбаева (Кочко-Пожар).
8-11 класслар: 1 урын – Самира Арибҗанова (Уразавыл); 2 урын – Ләйсән Камалетдинова (Уразавыл); Милена Ганеева (Бозлау), Айсылу Алимова, Айназ Әхмәтҗанова, Айсель Сабирова, Әлфия Ситдикова.
Барлык җиңүчеләр һәм призлы урын яулаучылар Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, катнашучыларга сертификатлар һәм шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Жюри әгъзаларына да Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр бирелде, Милена Спицынага Гөлнара Раисовна Рәхмәт хаты тапшырды.
Зур Рбишча мәктәбе һәм Пильна агропромышленность техникумының Уразавыл филиалы белән Казан кооператив институты күптән хезмәттәшлек итә һәм бу уку йорты вәкиле Флюра Абдуллина Гөлнара Раисовнага Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды, ә техникум укытучысы Нәсимә Измайловага Рәхмәт хаты һәм уку йорты гамәлгә куйган медаль тапшырды.
Конкурс, һәрвакыттагыча, бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
Бишенче, юбилейлы регионара чара зур оешканлык белән үтте һәм моның өчен Гөлнара Фәхретдинова җитәкчелегендәге мәктәп коллективына, 200дән артык кешегә корылган табын өчен укытучылардан гайре ашханә хезмәткәрләренә, техник персоналга зур рәхмәт.
Бу регионара конкурсның дәвамлы булуында шик юк, тагы да киңрәк колач җәеп, масштаблырак булып узсын һәм күп кенә юбилейлары булсын дигән теләктә калабыз.
Ә бәйрәм кичен дә гөрләде – шулай ук мәктәпнең актлар залында танылган артистлар Гүзәлия, Алина Давыдова, Радик Яруллин, Илдус Харрясов катнашында һәм Денис Магданов алып баруында зур концерт белән тәмамланды.
Наилә Җиһаншина.


