Ташкентта «Татар кызы – 2026» республика конкурсы узган. Бәйге милли мирасыбызны саклауга һәм гореф-гадәтләребезне яшь буынга җиткерүгә юнәлтелгән. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итә.
Конкурс ике көн дәвам иткән. Беренче көнне кызлар тукымага татар бизәкләре төшерү мастер-классында, шулай ук кулинар остаханәдә катнашкан. Конкурсантлар татар милли ризыклары: вак бәлеш, кыстыбый һәм кош теле әзерләгән.
Бәйгенең икенче көне чын иҗат һәм илһам бәйрәменә әверелгән. Катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен генә түгел, ә татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен дә яхшы белүләрен күрсәткән.
Ике конкурс көне нәтиҗәләре нигезендә, Батыр Закиров исемендәге Милли эстрада сәнгате институты студенты Әминә Мәхмүдова җиңүче итеп билгеләнгән. Абруйлы жюри әгъзалары аңа бертавыштан югары бәяләр куйган. Җиңүче халыкара дәрәҗәдәге конкурсның Казанда узачак ярымфиналында катнашачак.