Чиләбедә 2015 елның апрелендә совет разведчигы Исхак Әхмәровка һәйкәл куелачак. Троицки шәһәрендә туган, милләте буенча татар булган бу легендар шәхес Бөек Ватан сугышы елларында Америка кушма штатларында Советлар Союзы файдасына яшертен эшчәнлек алып барган.

Бу һәйкәлнең язмышы анык булса, Габдулла Тукай һәйкәле урыны турында һаман да бәхәсләр бара. 
Тукайның шәхесен, иҗатын, һәйкәл кую кирәклеген шик астына куеп карарга теләүчеләр табылып торса да, һәйкәлгә урын сайлау дәвам итә.
Рәсемнәрдә: Әлмәттә Тукайга һәйкәл, Исхак Әхмәров, Луиза Алмаева.
Искәрмә: 2011 елда Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы тәкъдиме белән шәһәрнең Парковый микрорайонындагы бер урамга Тукай исеме бирелде.