tatruen
Баш бит / Чиләбедә Тукайга урын табылырмы?
Чиләбедә Тукайга урын табылырмы?

Чиләбедә Тукайга урын табылырмы?

Чиләбедә 2015 елның апрелендә совет разведчигы Исхак Әхмәровка һәйкәл куелачак. Троицки шәһәрендә туган, милләте буенча татар булган бу легендар шәхес Бөек Ватан сугышы елларында Америка кушма штатларында Советлар Союзы файдасына яшертен эшчәнлек алып барган.

2-z19-55056bff-2753-4c46-b42a-6d02e0069683Исхак Әхмәровка һәйкәл Чиләбенең пионерлар һәм балалар сарае каршында урнаштырылачак.

Бу һәйкәлнең язмышы анык булса, Габдулла Тукай һәйкәле урыны турында һаман да бәхәсләр бара. 1_p2“Бу проект белән эш күптәннән алып барыла. Соңгы вакытта сөйләшүләр җанлана төште. Шәһәрдә 60 меңләп татар яши, Тукайга һәйкәл куелса, бу милләтара мөнәсәбәтләрне уңай яссылыкта төзүгә ярдәм итәр иде”,  – дип сөйли Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы фәнни киңәшчесе Луиза Алмаева.

Тукайның шәхесен, иҗатын, һәйкәл кую кирәклеген шик астына куеп карарга теләүчеләр табылып торса да, һәйкәлгә урын сайлау дәвам итә.

Рәсемнәрдә: Әлмәттә Тукайга һәйкәл, Исхак Әхмәров, Луиза Алмаева.

Искәрмә: 2011 елда Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы тәкъдиме белән шәһәрнең Парковый микрорайонындагы бер урамга Тукай исеме бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*