Сәлахетдиновлар гаиләсен мәчеттә күргәләгәннән генә белә идем. Гаилә
башлыгы Рәсим әфәнде намазларга килгәли, гаилә мәчеттә аш мәҗлесләре
үткәргәндә, Лилия ханымны да күргәнем булды, кызлары якшәмбе көннәрендә
дин дәресләренә киләләр, Коръән уку бәйгеләрендә дә катнашалар иде. Алар
тырыш, тәртипле гаилә, дип тәкъдим итүчеләр дә булгач, газетка язу өчен
лаеклы гаилә булуы шиксез.
Атың булгач – кибетче
Шәхси эшмәкәр Рәсим Фәйделхак улы Сәлахетдинов Киров өлкәсе Малмыж шәһәренең сату үзәгендә урнашкан хуҗалык тауарлары кибетләренең хуҗасы. Сәүдә итү – бу гаиләнең гомерлек шөгыле. Эшебезне бик яратабыз, рәхәтләнеп эшлибез,
диләр алар. Шулай булмый ни, сату осталыгы аларның әти-әнидән үк килә.
Каннарында бар дип әйтсәк тә ярый.
Рәсимнең әтисе Фәйделхак абый белән әнисе Гөлсәвия апа чыгышлары белән
Урта һәм Түбән Шөн авылларыннан. Өйләнешкәч, Уралга барып, берничә ел
шунда яшәп, эшләп кайталар. Аннан Малмыж районы Аджим авылына кайтып
урнашалар. Монда икенче балалары Рәсим туа. Уралда заготовитель булып
эшләгән Фәйделхак абзыйны, Аджимда сельпо рәисе итеп куялар. Рәсимгә өч
яшь тулганда гаилә Малмыжга күчә. Гөлсәвия апа Арча педучилищесын
тәмамлаган укытучы булса да, Малмыжга килеп тора башлагач, ул да сатуга
кереп китә. Ирле-хатынлы күмәртәләп ала торган (оптовый) базада эшлиләр.
Фәйделхак абзый ун ел колбаса ясау цехында мастер булып эшләп, лаеклы
ялга чыга.
Сату эшен белеп-күреп үскән Рәсим дә әти-әнисе юлыннан китә. Аңарчы әле
тормышта бик кирәкле шофер һөнәрен үзләштерә. Монысына хәрби комиссариат
аша укып, армиягә китә. Аннан кайткач, сату белән йөри торган машинага
утыра һәм читтән торып, Котельнич кооператив техникумына укыр-
га керә. Общепитка товаровед кирәк булып, шушы белгечлеккә укыган
егетне эшкә алалар. Бер өч ел эчендә райпода заготовитель һәм склад
мөдире булып эшләргә дә җитешә.
СССР дигән зур илдә үзгәреш җилләре тузган вакыт. Завод фабрикалар
бер-бер артлы ябыла, оешмалар таркала. Бу хәлләр Малмыж райпосын да
читләтеп үтми. Малмыжның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йортында да
эшләр кыенлаша. Чәчтараш бүлеген аукцион буенча Рәсим Фәйделхак улы
сатып ала. Ике салонда 19 мастер эшләгән парикмахерскийны Рәсим әфәнде
дәүләткә тиешле өч елга кадәрле өстери. Халыкка берничә айлап хезмәт
хакы түләнми торган авыр еллар. Зур гына ике катлы бинада урнашкан
бүлмәләргә аерым ремонт та ясый, җылыткычлар куя. Парикмахерскийлардан
керем булмагач, бу бүлмәләрдә хуҗалык тауарлары сатыла торган кибет ачып
җибәрә. Һәм бүенге көнгә кадәр, шөкер, эше тотрыклы. Хәер тормыш
иткәндә, уңышларга ирешү өчен ныклы тылың, акыллы, тырыш “ярты ягың”
булу да кирәк. Лилия ханым иренең әнә шундый терәге.
Алар бер-берсенә туры килгән. Сату эшенә Лилиядә дә хирыслык та, белем
дә бар. Әнисе Дания апа да 30 ел Чавалдан Малмыжга килеп кибеттә
эшләгән. – Әнинең эше авыр булгач, Рәсим белән миңа да “теләсә-кайсы
эшне эшләгез, ләкин кибеттә түгел” дип киңәш биргән иде. Ләкин безгә дә
сатучылар булырга язган һәм яратып эшлибез, – ди Лилия, язмышыннан бик канәгать булып.
Әсхәдуллиннар гаиләсе
Лилия Мингаяз кызының туган авылы – Иске Йөрек. – Әти белән әни Чавалга
йөреп эшләделәр. Миңа өч яшь тирәсе булганда, яшәргә дә шунда күчтек.
Әти хәрби кеше иде. Аны хәрби бойрык белән Белоруссиягә эшкә җибәрделәр.
Хәрби часть урман эчендә иде. Без гаиләбез белән шунда хәрби шәһәрчектә
берничә ел тордык, – дип, торган җирләре турында да кыскача әйтеп китә
Лилия ханым. Мингаяз Әсхәдуллин хәрби бурычны үтәгәч, гаилә Малмыжга
кайтып урнаша. Әтиләре сыра заводына эшкә керә, аннан «Чавал ОПХ»сына
оештыру эшләре буенча директор урынбасары булып күчкәч, Чавалда яши
башлыйлар.
Лилиянең әтисен сагынулары чиксез. – Бик кызганыч, әтием 46 яшендә үк
вафат булды. Ул вакытта бу авыр кайгыны ничек кичергәнбездер. Хәзер
үзебез әти яшеннән уздык инде, чагыштырып карыйм да, әти үлгәндә егет
булган бит әле димен.
Мәктәптән соң Лилия Чавал авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтерлыкка
укып, авыл Советында кассир булып эшли башлый. Авыл җирендә, бигрәк тә
зур хуҗалыклы йортта ике кыз да төрле эшкә өйрәнеп үсәләр. Үз
ишегалларында гомерлек мәхәббәтен очратырман дип уйламагандыр да Лилия.
Көтмәгәндә капкадан килеп кергән егет әтисе янына килгән икән. Мингаяз
абыйсы өйдә туры килми, ә шомырттай кара күзле, кара чәчле чибәр кыз
егет күңеленә кереп кала. Шул көннән Лилияне күрергә дип, Әсхәдуллиннар
йортына еш килә ул.
Вакытны озакка сузмый ике яшь йөрәк кушылып та куя. Бәхет өстенә бәхет
өстәп өч кызлары туа. Башка чыксалар да, әти-әнине калдырып ерак
китмиләр, йортны бакча башына гына салалар. Ике йорт арасында бакча аша
гына салынган сукмакны суытмыйлар, коймак пешерсәләр дә, кайнар
коймаклар белән әби-бабайга кызларны йөгертәләр… Бабалары өчен
оныклары «үлеп» торалар. Сиксәннән узган булса да, ул әле заманча бабай.
Оныклары белән уртак тел таба, ул аларга киңәшче дә, сердәшче дә.
Фәйделхак әтисен дә Лилия үз әтисе кебепк ярата.Ул безгә һәр эшебездә
ярдәмче, киңәшче. Ыктымаклыгы, чисталыгы белән дә ул безгә үрнәк булып
тора, – дип, бик рәхмәтле ул каенатасы белән каенанасына. Шулай яшьләр
өлкәннәрнең хәлен белеп, өлкәннәр яшьләргә күз-колак булып, бер-берсенә
ярдәмләшеп торганда, яшәве дә рәхәт, җиңел. Йорт-җирләренең төзеклеге,
тормышларының муллыгы да – тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Бакчадагы
җиләк-җимеш агачлары мул уңыш белән сөендерә. Мал-туар, күпләп кош-корт
асрыйлар. Әти- әниләр терлек асрап яшәделәр, үзебез дә хайвансыз яши
алмыйбыз диләр алар. Бу гаилә бар яктан да уңган.
Гаилә иминлеге нәрсә ул?
Матди җитешлек, көнкү- рештәге уңайлыклар… – болар гаилә тормышының
тышкы бизәкләре генә. “Бер-береңне хөрмәт итеп, тыңлап, аңлап яшәргә
кирәк. Ир белән хатын гына түгел, балаларны да ишетә, аңлый белергә
кирәк. “Мин”, “мин булдырам”, “мин эшлим” дигән сүзләр булырга тиеш
түгел ди 27 ел гаилә тәҗрибәсе булган Рәсим әфәнде.
Гаиләдә олыларны хөрмәт итәргә, зурларга да өйрәтәләр. Әтиләре кайтмыйча
ашарга утырмаска, тәмле ризыкларны әтигә дә калдырыр- га – болары
әниләре куйган кагыйдәләр. Үзебезне дә шулай тәрбияләделәр ди Лилия ханым.
– Балаларны мәчеткә укырга йөртергә – Лилиянең инициативасы булды, – дип
башлый Рәсим. Лилия дә сүзгә кушыла: – Соңыннан дин ягыннан бернәрсә дә
белмәвебезгә безгә дә оят була башлады, кызларга карап, без дә мәчеткә
укырга киттек. Намазга өйрәнергә дип барган идек, дүрт-биш елда гарәпчә
укырга да өйрәттеләр. Инде хәзер сүрәләрнең мәгънәсен өйрәнергә кирәк.
Әниләр, апалар да Коръәнне аңлап укысаң кызык, әдәбият укыган кебек
кереп китеп укыйсың дип әйтәләр.
– Аллаһы Тәгалә дөрес юлга бастырды. Үзебез дә сөенәбез. Элекке халәт
белән хәзергесендә аерма бар. Намаз укыгач, күңел тынычлана, рәхәт булып
китә, дөньялар икенче төрле күренә. Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен тоеп, шөкер
итеп яшисең, киләчәккә ышаныч туа. Шулай, балалар да Аллаһка сыенырга,
аннан ярдәм сорарга өйрәнәләр, – дигән фикердә Рәсим әфәнде.
Сәлахетдиновларның төпчеге Камилә сигезенче сыйныфта укый. Олы кызлары
тормышта үз юлын тапкан дип әйтер идем. Алсу фармацевлыкка Казан
колледжена укырга кергән. Альмира ике югары белем алган: икъдисадый һәм
салым инспекторы. Эшләп карагач, бу эшләргә аның күңеле ятмавы ачыклана,
кәгазьләр арасында утыру – аныкы түгел икән. Ул хәзер – визажист. Иҗат
дөньясында гизәргә, матурлык тудырырга ярата. 26 яшендә генә булуга
крамастан, Альмира инде танылган шәхес. Ул берничә ел элек Матурлык
бәйгеләрендә катнашып, төрле номинацияләрдә җиңүче була. Сочида
узганында ул Татарстан өчен чыгыш ясый. Ә Россия конкурсанты булып
Индия, Филипины, Тайланд илләрендә узган бәйгеләрдә катнаша.
– Без башкалар кебек үк инде, берни белән дә аерылып тормыйбыз, – ди
тыйнак кына Лилия ханым. Тыйнаклык кешене бизи дә инде.
Рәмзия ХӘКИМОВА.
“Дуслык” газетасы