tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе эшендә катнашты
Данис Шакиров ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе эшендә катнашты

Данис Шакиров ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе эшендә катнашты

Бүген, 22 гыйнвар көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Чаллыда булды. Биредә ул ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе эшендә катнашты. Утырышта 2020 елда Министрлык эшчәнлеге йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Коллегия Чаллы татар драма театрының яңа бинасында узды.

Коллегиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Әлфия Когогина мөрәҗәгать иттеләр. РФ Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова үзенең видео сәламләвен җиткерде.

ТР Мәдәният министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы докладны министрлык башлыгы Ирада Әюпова тәкъдим итте.

Чара дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*