tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Болгар радиосы» алып баручыларга кастинг игълан итте
«Болгар радиосы» алып баручыларга кастинг игълан итте

«Болгар радиосы» алып баручыларга кастинг игълан итте

«Болгар радиосы» яшь, актив, креатив, талантлы, татар телендә камил сөйләшүче кызлар һәм егетләр арасында алып баручы вазифасына кастингка чакыру турында игълан итте.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, кастингта 20-35 яшь аралыгындагы кешеләр катнаша ала. Катнашу өчен [email protected] электрон почтасына анкета тутырып һәм 3 минуттан артмаган аудиоязма яздырып җибәрергә кирәк.

Аудиоязмада үзегез теләгән темага хәбәр/ импровизация һәм газетадан яңалык укып җибәрү сорала.

Гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.

Барлык шартларны үтәгәч, оештыручылар катнашучыга үзләре шалтыратачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*