Чирмешән районы җирлегендә Ак калфаклы ханымнарны хөрмәтләп “Сезгә тиеш әле бик күп назлар” дип исемләнгән кичә уздырылган. Ак калфак оешмасында хезмәт куйган өлкән яшьтәге ханымнарны район башкарма комитеты Исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннәр. Җыр-биюләр, матур сүзләр белән күңелләрен иркәләгәннәр.

Чыннан да, бик кыска вакыт (2көн эчендә) 250 кешедән торган чараны оештыру җиңелләрдән булмады. Аккалфаклыларыбызның бик тырыш вә оператив,бердәм булулары әлеге киртәләрне җиңеп чыгарга булышты, ди оештыручылар.



 
					
				 
 
			