tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән районында “Ак калфак”лыларны хөрмәтләгәннәр
Чирмешән районында “Ак калфак”лыларны хөрмәтләгәннәр

Чирмешән районында “Ак калфак”лыларны хөрмәтләгәннәр

Чирмешән районы җирлегендә Ак калфаклы ханымнарны хөрмәтләп “Сезгә тиеш әле бик күп назлар” дип исемләнгән кичә уздырылган. Ак калфак оешмасында хезмәт куйган өлкән яшьтәге ханымнарны район башкарма комитеты Исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннәр. Җыр-биюләр, матур сүзләр белән күңелләрен иркәләгәннәр.

Әлеге чарага Татарстан Республикасы буенча федераль казначество идарәсе җитәкчесе урынбасары Кобелев Игорь Гелиевич килгән иде. Фойедагы 17 “Ак калфак оешмасының эшчәнлеген яктырткан күргәзмәләрне, татар халык аш-суларын, җирле биюләрен күреп, ул бик канәгать калган.

Чыннан да, бик кыска вакыт (2көн эчендә) 250 кешедән торган чараны оештыру җиңелләрдән булмады. Аккалфаклыларыбызның бик тырыш вә оператив,бердәм булулары әлеге киртәләрне җиңеп чыгарга булышты, ди оештыручылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*