tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән районының Әмир авылы тарихы турында 912 битле китап басылды
Чирмешән районының Әмир авылы тарихы турында 912 битле китап басылды

Чирмешән районының Әмир авылы тарихы турында 912 битле китап басылды

“Мәңге яшә, Әмирем!“ китабын, әгәр ул булса, районның “Гиннесның рекордлар китабына“ кертерлек: бу хезмәт 912 битле, авырлыгы  – 2 килограмм! Ул 1000 данә тираж белән басылган. Узган атнада Әмир мәдәният йортында әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе булды.

Горурланырлык тарихы, легендар кешеләре бар, күп Әмирнең. Бу хакта истәлекләр, сораштырулар, архив документлары, матбугатта, бигрәк тә район газетасында басылган язмалар уникаль басманың 13 бүлегендә урын алган. Һәркайсы бәһасез фоторәсемнәр генә дә 800 чамасы! Һәр гаилә турында ниндидер мәгълүмат бирелгән. Әле китапка кермәгәннәре күпме?!

­–Моңа үземнең дә ис китә, китапны ике елда язып, нәшриятка бирдек. Аллаһы Тәгалә, авыл халкы, гаиләм булышты, рәхмәт. Бик зур хезмәт башкардык, – диде китап авторы, журналист, нәфис сүз остасы, тарихчы Илдар Кыямов. -Ышаныч күрсәтүләре өчен, Фазыл һәм Миндар Әгъзам улларына да рәхмәт җиткерәм. Төп максат – Әмирнең объектив тарихын матур итеп язу иде. Эш барышында мин бу авылга, бу авыл кешеләренә гашыйк булдым диярлек.

Илдар Әгъләметдин улы моңа кадәр туган авылы Кара Чишмә тарихы турында да китап чыгарып, саллы хезмәте белән абруй казанып өлгерде. Башка кайбер китаплары да халыкка яхшы мәгълүм.

Әмиргә нигез салучылар – күршедәге Югары Кармалкадан күченгән татар гаиләләре. Авыл исеме шулардан берсе – Әмир Юнысов белән бәйле. Яңа урынга күченү, моңа рөхсәт алу ансат кына булмый. Китап авторы болар хакында, архив документларына таянып, тәфсилләп язган, авылның 220 ел элек барлыкка килүен дә раслый алган.

1917, 1918 елларда бу авылда халык саны бер меңнән дә артып китә (бүген 250 тирәсе). “Мәңге яшә, Әмирем!“дә колхозлашу, сугыш чорлары, дини яшәеш, хаксызга рәнҗетелгәннәр, һөнәрчеләр, күренекле авылдашлар турында да укырга мөмкин, мәзәкләргә дә урын табылган.

Сүзне Әмир халкын китаплы иткән якташларга – ерак Себердә эш йөртүче эшмәкәрләргә, иганәчеләргә бирделәр.

Фазыл Әгъләмов:

–Күп еллар хыялланганнар тормышка ашты, ниятебез кабул булды – китап чыкты. Ул кызыгып укырлык, бик күп мәгълүматлы. Китап авторы Илдар Кыямовка әлеге зур хезмәте өчен зур рәхмәт. Бабаларыбызга да рәхмәт – туган авылыбыз өчен бик матур, яшәргә уңайлы урын сайлаганнар.

Миндар Әгъләмов:

–Китап язу авырмы? Бу хакта уйланып йөргәч, шундый фикергә килдем: һич кенә дә ансат түгел. Бераз үзегез турында гына язып карагыз әле, шулай икәнен аңларсыз. Авылыбызның тарихы ил, республика, район тарихы белән тыгыз бәйләнгән, төрле чорлар булган, аларның кайберләрен өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Авылыбыз яшәсен, без аннан рухи байлык алабыз. Алдагы көннәрдә дә, кулдан килгәнчә, булышырга язсын.

Китапны чыгаруга киткән чыгымнар күләме сер түгел инде – әлеге эш-язмалар туплау, эшкәртү, нәшрият чыгымнары 5 миллион сумга ук төшкән. Аның бер данәсе 1 мең 500 сумга сатыла. Әмма иганәчеләр моннан үзләренә файда көтмиләр.

-Китап сатудан кергән акчаларны да авыл халкы ихтыяҗларына бирергә булдык, – ди Миндар Әгъзам улы. – Ул үзсалым акчалары кебек барсын. Алай иткәч республика да өстәмә түләячәк. Бу средстволарны кайда һәм ничек тотарга икәнен авылдашлар үзләре хәл итсен, иң кирәкле эшләргә куллансыннар.

Сүз уңаеннан. Әгъләмовлар Әмирдә яшәүче сугыш чоры балаларына – өлкәннәргә ай саен инде 2 шәр мең сум акча биреп торалар. Кырыктан күбрәк кеше шушы ярдәмгә авыл кибетеннән азык-төлек, көндәлек кирәк товарлар сатып ала.

Бер кешегә 2 мең, ә ел буена барысы 1 миллион сум чамасы акча – бик саллы!

“Мәңге яшә, Әмирем!”не тәкъдим итү кичәсендә муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов, чирмешәнлеләрнең Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе Рушания Сәүбанова, авыл имамы Люцир Зыятдинов һәм башкалар котлау сүзләре ирештерделәр. Бәйрәмдә җырлар да башкарылды.

Әмир тагын гөр килде

Әмир турында бәлки тагын чыгачак яңа китапка да кайбер материаллар бар. Биредә инде сигезенче тапкыр “Авыл көне” үткәрделәр. Аны шул ук Әгъләмовлар оештырды.

Халык агылды гына бәйрәм мәйданына. Башка районнардан, шәһәрләрдән килүчеләр дә бик күп иде. Уеннарда катнашмаган, бүләк алмаганнар калмады да кебек.

Елдагыча, иң әүвәл Әмирдә яшәүче юбилярларны котладылар: кемгә 50, 55, 60, 65, 70… тулган, 90, 91 яшьлекләрне дә бүләк биреп сөендерделәр. Соңгы ел эчендә туган Малик Минхәеровның һәм Галимҗан Җиһаншиннарның әти-әниләренә игътибар аеруча зур булды – аларга 100әр мең сум акча бирделәр.

-Фазыл һәм Миндар абыйларга бик зур рәхмәт, – диде бүләк алган Рәсим Җиһаншин. -Бу акчаларны кредитыбызны капларга тотмакчы булабыз.

Яңа йорт салып кергән Тимерҗановларга, авылда яшәүче башка милләт вәкилләре, татар телен дә хөрмәт итеп, шул телдә сөйләшүче Антонина Шәйхетдиновага һәм Наталья Зыятдиновага да, беренче сыйныфка укырга баручы, унберенчене бетергәннәргә,быел уллары армиягә киткән гаиләгә, авыл активистларына, хәтта бәйрәмгә иң ерактан кайтучыга, милли киемдә иң матур киенеп килүчеләргә дә аерым бүләкләре әзерләнгән иганәчеләрнең.

Сабан туе уеннары белән бергә, “Әмир көнендә” сәхнәгә, мәйданга затлы җырчылар – Сиринә Зәйнетдинова һәм Гүзәл Җәләлова, Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге фольклор музыка ансамбле чыкты, ә кичке тамашада Иркә җырлады. Көндезге бәйрәм көрәш белән тәмамланды, әмирлеләр төркемендә Инсаф Сафин батыр булды, ул суыткыч белән бүләкләнде.

Мәңге яшә, Әмирем!

nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*