tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районында “Саф сулы ямьле Саба” экологик – мәдәни проекты гөрләп үтте
Саба районында “Саф сулы ямьле Саба” экологик – мәдәни проекты гөрләп үтте

Саба районында “Саф сулы ямьле Саба” экологик – мәдәни проекты гөрләп үтте

13 нче июль көнне, җәйнең матур бер көнендә Саба районы Лесхоз бистәсендә “Саф сулы ямьле Саба” экологик – мәдәни проекты гөрләп үтте. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Тугам авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала.

Чара кунакларны ипи-тоз белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәмнең беренче өлеше “Сиренко” күле янында узды. Анда кунаклар Лесхоз бистәсенең кыскача тарихы, бистәнең үзешчән шагыйрәсе Сәрия апа Хафизова иҗаты белән таныштылар, “Кер чайкау” күренешен карадылар. Сәрия апа үзенең “яңа гына табадан төшкән” шигырьләрен безгә тәкъдим итте.

Шулай ук шагыйрәнең иҗаты һәм бистәнең сулыклары турында күргәзмә дә оештырылган иде. Аннары  кунаклар Лесхозның сулыклары һәм аларның тарихы белән танышты. “Сиренко” күленең гүзәл табигате барыбызның да йөрәкләрен әсир итте. Чараның икенче өлеше “Чүлник” күлендә дәвам итте. Монда “Чүлник” һәм “Карпат” күлләре тарихы сөйләнде, “Мунчала чыгару” күренеше күрсәтелде. Чишмәдә “Киленгә су юлы күрсәтү” йоласы күрсәтелде һәм проектның эстафета символы булган су тутырылган шешә Ныртыдан килгән кунакларга тапшырылды.

Чара “Ак калфак”ларның бергәләп фикер алышуы, дендро бакчада мичтә пешкән коймак белән чәй эчү белән тәмамланды. Кунаклар алга таба да сулыкларны, табигатебезне саклап, йолаларыбызны истә тотып, мондый күңелле очрашулар насыйп булсын дигән теләктә таралыштылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*