tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Матбугат.ру» порталы авылларга багышланган яңа бәйге игълан итә
«Матбугат.ру» порталы авылларга багышланган яңа бәйге игълан итә

«Матбугат.ру» порталы авылларга багышланган яңа бәйге игълан итә

Авылыгызны дөньяга танытып, акчалата бүләк отасыгыз килсә, бу язманы игътибар белән укыгыз. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Матбугат.ру» порталы авылларга багышланган яңа бәйге игълан итә. Ул «Күңелгә хуш авылым» шигаре астында уза.

Бәйгедә жюри тарафыннан 10 җиңүче билгеләнәчәк. «Иң яхшы авыл аккаунты» номинациясендә – 20000 сумнан акчалата 5 бүләк, «Авыл турында иң яхшы пост» номинациясендә – 20000 сумнан акчалата 5 бүләк.

Шулай итеп, приз фонды – 200000 сумны тәшкил итәчәк.

Бәйгедә үз авыллары турында татарча блог алып баручы 16 яшьтән өлкән кешеләр катнаша ала. Блогка язылучылар саны буенча чикләүләр юк. Эшләрнең кызыклы, үзенчәлекле булуы, техник яктан яхшы башкарылышы, аудиториянең активлыгы исәпкә алыначак. Татар теленең камиллеге дә мөһим. Бәйгедә катнашу өчен исем-фамилиягезне, телефоныгызны һәм блог яисә постка сылтаманы [email protected] электрон адресына җибәрергә кирәк. Эшләр җәй буе кабул ителә, 31 августка кадәр. Җиңүчеләр 10 сентябрьдә игълан ителәчәк.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*