tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә “Печән базары” фестивале узды
Әлмәттә “Печән базары” фестивале узды

Әлмәттә “Печән базары” фестивале узды

“Печән базары” – ел саен үткәрелә торган Казан урам фестивале. 2020 елдан башлап фестиваль Әлмәттә дә үткәрелә.

Фестиваль программасы, гадәттәгечә, дизайн-маркет, ферма-маркет, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен мастер-класслар, экскурсияләр, альтернатив музыка концерты һәм башка бик күп нәрсәләрне үз эченә ала.

Быел да дизайн-макет эшендә 30дан артык татар дизайнеры катнашты, алар стильләштерелгән милли продукция: чигүле киемнәр һәм аксессуарлар, күн аяк киеме һәм сумкалар, кулдан эшләнгән интерьер әйберләре тәкъдим итте.

Ферма-маркетта җирле фермерлардан табигый продуктлар: крафт сыры, туңдырма, крафт чәй, өй камыр ризыклары һәм җиләк-җимеш тәкъдим иттеләр.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*