tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндә төзекләндерүдән соң Үзәк мәчет ачылды
Чирмешәндә төзекләндерүдән соң Үзәк мәчет ачылды

Чирмешәндә төзекләндерүдән соң Үзәк мәчет ачылды

Бүген, Шәгъбән аеның 8нче көнендә (11нче мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чирмешән мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә мөфти катнашында Чирмешән авылында төзекләндерүдән соң Үзәк мәчет ачылды. Әлеге чарада ремонт эшләрен алып барган меценатлар, иганәчеләр, мәхәллә халкы, район эшмәкәрләре, кайткан кунаклар катнашты.

2021 елның июль аеннан алып 2022 елның февраленә кадәр Чирмешән Үзәк мәчетенең подвал өлешеннән алып төзекләндерү эшләре башкарылды. Эшләрне авыл халкы үзе мәхәллә көче белән җыелган сәдака акчалары хисабына башкарып чыкты. Ремонтка ихтыяҗ үзен күптән сиздереп килде: хатын-кызлар өчен мәчеттә махсус намаз уку бүлмәсе юк иде, балаларның үсеш үзәгендә дәрес алып бару өчен барлык уңай шартлар тудыру таләбе килеп басты. Бүген исә 150 квадрат метрлы подвалда хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәсе, балалар өчен Үсеш үзәге, кухня, ашханә, тәһарәтханә булдырылды. Цоколь катында булдырылган ашханәдә Рамазан аенда ифтарларда һәм аш мәҗлесләрендә 80 хатын-кыз катнаша алачак, ә ир-атлар өчен беренче катта 150 кешелек ашханә эшләнде. Моннан тыш, уку класслары яңартылды, ишегалдына брусчатка җәелде, керү урыны (веранда) киңәйтелеп ясалды.

Мөфти иң беренче итеп балалар өчен үсеш үзәген карап чыкты. Үзәк иртәнге сигездән алып көндезге өчкә кадәр чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә эшли. Мөфти аның эшчәнлеге белән танышты һәм югары бәясен бирде. Үзәк 2019 елдан эшли башлады, бүгенге көндә анда 3-9 яшьлек 15 бала йөри, аларга педагогик һәм дини белемгә ия булган тәҗрибәле өч укытучы белем бирә. Дәресләр вакытында әдәп-әхлак кагыйдәләре өйрәтелә, Коръән ятлау дәресләре үткәрелә, логопед эшли. Балаларны иртәнге һәм төшке ашлар белән сыйлыйлар. Балалар үзәген караганнан соң, мөфтигә яңартылган тәһарәтханә, уку классларын, ашханәне күрсәттеләр.

Мөфти хәзрәт төзекләндерү, ремонт эшләренә үзеннән зур өлеш керткән иганәчеләргә һәм төзелеш осталарына – барлыгы 8 кешегә рәхмәт хатларын тапшырды.

Беррәттән сәфәр барышында Камил хәзрәт халык белән дә очрашу уздырып, мәхәллә кешеләренең борчыган сорауларына җавап бирде. Мәчеткә җыелучылар мөфтидән Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек, юбилей уңаеннан бәйрәм чаралары турында сорашты, зиратларда җыештыру-чистарту эшләрен алып бару буенча нәсыйхәтләр алды, намаз уку, Рамазан ае һәм ураза тәртипләре буенча киңәшләрен тыңлады. Мөфти хәзрәт халыкны Нәзарәт тарафыннан Азнакайда узачак Коръән укучылар бәйгесе, Чаллыда узачак милли көрәш һәм кул көрәше буенча ярышлар белән таныштырып үтте һәм актив катнашырга чакырды.

Яңартылган Үзәк мәчеттә беренче җомга намазын да халык мөфти хәзрәткә ияреп укыды. Үзенең вәгазендә ул Аллаһы Тәгалә безгә сынаулар, афәтләр җибәрүенең сәбәпләре хакында сөйләде. Ул сөннәт буенча гамәл кылырга, Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар әйтергә, тәүбә-истигъфарлар кылырга, нәфесләребезне тәрбияләргә, Рамазан-шәрифкә әзерләнергә чакырды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*