tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әдәби кафе»да балалар өчен «Күңелле әлифба» китабын тәкъдим иттеләр
«Әдәби кафе»да балалар өчен «Күңелле әлифба» китабын тәкъдим иттеләр

«Әдәби кафе»да балалар өчен «Күңелле әлифба» китабын тәкъдим иттеләр

«Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Салават күпере» журналы редакциясенең «Күңелле әлифба» дип исемләнгән интерактив китабы тәкъдим ителде.

«Күңелле әлифба» — 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга татарча әлифбаны өйрәтү өчен нәшер ителгән китап. Төсле рәсемнәр, зур хәрефләр, кызыклы шигырьләр, ябыштыргычлар, мавыктыргыч биремнәр, язу күнекмәләре бар. Китапта бирелгән qr-кодлар аша үтеп, күңелле әлифба иленә сәяхәт тә итәргә мөмкин. Хәрефләр Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов авторлыгындагы «Әлифба»да тәкъдим ителгән эзлеклелектә бирелгән.

«Зөбәйдә белән Алмаз Гәрәевлар проектны җанландырып җибәрде. Һәр ата-ана баласының бәхетле булуын тели. Бала туган телен белсә, ул телдә сөйләшә белсә, туган телендә укырга китаплары булса гына бәхетле. Бу китап балаларыбызга туган телне күңелле итеп өйрәнергә ярдәм итә», — диде тәкъдим итү кичәсендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире, китапның концепция авторы Зилә Фәйзуллина фикеренчә, «Күңелле әлифба» проекты белем дөньясына беренче адымнарны ясарга ярдәм итә.

«Китапны балалардан да бигрәк, әниләр ярата, чөнки ул зур ярдәмлек. Ул танып белү юнәлешендә әзерләнгән. Һәр сәхифәдә әхлакый-тәрбияви орлык салырга тырыштык. Шушы орлыклар китап рәвешендә шытып чыкты. Шулай итеп, әлеге проект нигезендә без „Күңелле әлифба“ китабын нәшер иттек», — диде ул.

Зилә Фәйзуллина әйтүенчә, балалар мәктәпкә укырга кергәндә яза һәм укый белү мөмкинлекләрен тикшерәләр. «Хәзер нәниләрне 4-5 яшьтән үк укый-яза белергә өйрәтәләр. Бу китап нәкъ шундый балалар өчен. Һәр хәрефкә ике бит багышланган. Баш һәм юл хәрефләрен, бары шул хәрефтән башланган гына рәсемнәр, сүзләрнең иҗекләп бүленешен, дөрес басымын тәкъдим итәбез», — дип таныштырды ул.

«Моннан тыш, һәр хәрефкә багышлап язылган шигырьләр бар. Аларны әти-әни укып күрсәтә. Хәрефне өйрәнгәндә сызыклар ярдәмендә бала аны язып та карый ала. Мантыйк, игътибарлылыкны арттыру өчен, бала рәсемнәрдә яшерелгән хәрефне табып күрсәтергә тиеш була. Ике бит белән танышканчы 15-20 минут вакыт үтә. Китап 3 мең тираж белән чыкты. Хыялым — китапны барлык балалар бакчаларына тәкъдим итү», — диде Зилә Фәйзуллина.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*