tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай шәhәрендә Әлфия Рәшит кызының “Милли хәзинә” күргәзмәсе ачылу тантанасы булды
Чистай шәhәрендә Әлфия Рәшит кызының “Милли хәзинә” күргәзмәсе ачылу тантанасы булды

Чистай шәhәрендә Әлфия Рәшит кызының “Милли хәзинә” күргәзмәсе ачылу тантанасы булды

Чистай шәhәре Ислам үзәгенең «Манзара» күргәзмәләр залында Татарстан республикасы рәссамнар берлеге әгьзасы, Татарстан республикасы халык сәнгать кәсепләре остасы Нурхәмәтова Әлфия Рәшит кызының “Милли хәзинә” күргәзмәсе ачылу тантанасы булды. Тантанада Аксубай районы башлыгы урынбасары Александров С.В., Чистай районы башлыгы урынбасары Ксенофонтов М.И., җирле Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Галимов Ф.М., ак калфаклылар,шәhәребезнең танылган рәссамнары, укучы балалар, яшьләр катнашты.

Шулкадәр талантлы, күпкырлы шәхес буларак, Әлфия ханым безнең күңелләргә матур җыр кебек кереп урнашты. Үзебезнең якташыбызның иҗаты безне әсир итте. Гаиләсенең, нәселенең, җирлегенең генә түгел, Әлфия ханымның милләтебез горурлыгы була алуы белән без дә чиксез горурланабыз.

Ак калфаклылар өчен Әлфия ханым тырнак алмалау буенча (ушковая техника) мастер-класс күрсәтергә дә өлгерде. Әлфия ханым белән очрашу безне күп яклап баетты. Әле алда да озын-озак гомер иҗат итеп яшәүләр насыйп булсын иде Әлфия ханыма.

Җирле “Ак калфак” оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*