Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда яулык-түбәтәйле лагерь бик күңелле узды
Азнакайда яулык-түбәтәйле лагерь бик күңелле узды

Азнакайда яулык-түбәтәйле лагерь бик күңелле узды

Азнакай шәһәренең Зәңгәр мәчетендә 3 атна буе барган җәйге укулар тәмамланды. Җәйге лагерьда ислам дине нигезләре, пәйгамбәрләр тарихы, әдәп-әхлак, кул эшләре дәресләре, кызыклы очрашулар оештырылды. Укуларда 6-12 яшьлек 37 бала катнашты. Пешекчеләр егет-кызларны көнгә 3 тапкыр тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Дини белемнәр алу белән берлектә балалар төрле хуҗалык эшләренә дә өйрәнделәр. Мәсәлән, алар кул эшләре дәресендә кисеп, буяп ясаган бик матур агач – пәйгамбәрләр шәҗәрәсе, Мөхәммәд салләллаhу гәләйhи уә сәлләмнең ата-бабалары һәм гаиләсе шәҗәрәсе.

Соңгы көнне малайлар өчен азан конкурсы оештырылды, җиңүче – 6 яшьлек Зөфәр Иксанов бөтен шәһәргә ишетерлек итеп җомга намазына азан әйтте. Ә кызлар арасында үткәрелгән намаз бәйшгесендә беренче урынга Газизә Ибраһимова лаек булды. Яшь мөәзингә Нәфис хәзрәт бик тә үзенчәлекле бүләк – 5 литр зәмзәм суы тапшырды, икенче урынга чыккан Ислам Фарукшинга һәм намаз конкурсында җиңгән Газизәгә матур намазлыклар бүләк ителде.

Җомга намазыннан соң балаларга кече Сабантуй уеннары оештырдылар. Малайлар тактага кадак кагуда ярыштылар, чүлмәк вату, аркан тартышу кебек уеннар да бик күңелле узды.

– Мәчет-мәдрәсәбездә барлык эшләр имам-хатыйб Нәфис хәзрәт тырышлыгы белән оештырыла. Аллаһ Тәгаләбез риза булсын, – диләр лагерьга йөргән балаларның әти-әниләре.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*