Хәзер авыл җирендә дә татар балалары әти-әниләренә «мама», «папа» дип дәшә. Монда замана гына түгел, әти-әнинең дә гаебе бар. Кызганыч, сабый үзенең ни татар, ни рус икәнен аңламый үсә. Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты мөгаллиме, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021» бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Чулпан Шәрипова киләчәк буын өчен шулай дип борчыла. Татар телен ничек популярлаштырып була? Аның белән тел һәм балалар язмышы турында сөйләштек.
– Туган тел ул – балага әби—бабайлардан, әти—әниләрдән тапшырылган әманәт. Тик аны бүген ничек сакларга?
– Туган телебез бетә, дип кенә зарланып, бернәрсәгә дә ирешә алмыйбыз. Вазгыятьне үз кулыбызга алыйк. Моны без эшләмәсәк, тагын кем эшләр? Эшне гаиләдән, әти-әнидән башласак, шул эшне укытучы, мәктәп кулга-кул тотынып башкарса, һичшиксез, нәтиҗә озак көттермәс. Мәсәлән, мин 98 процент татарлар яшәгән районда эшлим. Ләкин безнең гимназиябез чит төбәкләрдән, республикабызның башка регионнарыннан да укучылар кабул итә. Алар Актанышка татар телен өйрәнергә дип килә. Чөнки гимназия-интернатта укучыларыбыз милләтебезнең бөтен гореф-гадәтләрен, йола-традицияләрен өйрәнеп, шул чараларда катнашып үсә. Интернат укучыларына да таләп бер: аралашу бары тик татар телендә генә булырга тиеш. Нәтиҗәдә укучы иле, теле, укыган мәктәбе белән горурланып үсә. Әйтик, гимназиянең чыгарылыш укучысы Элина Минниярова бүген Мәскәүдә укый, ләкин татар телендә аралашу өчен татарлар җәмгыятенә йөри. Димәк, укучыга телгә карата мәхәббәтне сеңдерә алганбыз, ул киләчәктә дә югалмаячак.
– Бүген бигрәк тә шәһәр җирендә татар теле һәм әдәбият укытучылары телне өйрәтү проблемасын хәл итә алмый. Кагыйдә ятлатмаска, уенга күбрәк игътибар итәргә, дигән фикерләрне дә еш ишетәбез. Шул ук вакытта кызык эзләү җиңеләюгә китермәсме?
– Хәзер шәһәрдә генә түгел, авыл җирендә дә «мама», «папа» дип дәшүче балалар очрый. Ни татарчасы, ни русчасы камил булмаган бала үз фикерен җиткерә алмый азаплана. Дөрес, бар гаиләдә дә андый хәл күзәтелми. Күп нәрсә татар мохите булдыруга бәйле.
Бар әйбер дә укучының кызыксынуыннан тора. Әлбәттә, эшне уеннан башларга була. Укучылар да гади, аңлаешлы тел белән аңлаткан укытучыга өстенлек бирә кебек. Ләкин уен уйнатып кына татар телен, әдәбиятын өйрәтеп булмый. Дәрестә тәртип йомшак булса, укучы җиңел эшләрне генә көтеп утыра, сүлпәнәя башлый. Татар телен өйрәтү теләген әти-әнидән башларга кирәк. Монысы – бер. Икенчесе, укучы өчен таяну ноктасы укытучы түгел, яшьтәшләре дип саныйм. Алар мәктәпкә укудан бигрәк аралашыр өчен килә. Шуңа күрә укучылар арасында җылы мохит булдырырга кирәк.
Һәр укытучының үз эш стиле бар. Мин үзем бар нәрсәне тормышка бәйләп аңлатырга яратам, дәрескә презентацияләрне дә гадәти булмаган кушымта ярдәмендә эшлим. Бүген мин районыбызда олимпиадаларда һәм конкурсларда иң күп нәтиҗәләр бирүче укытучыларның берсе дип курыкмый әйтә алам. 2013 елдан бирле татар теле һәм әдәбиятын укытам, гимназиядә чыгучы «Ак җилкән» газетасын җитәклим, Әлфия Авзалова музеенда эшлим. Икенче белемем – психолог.
– Укытучының хаталанырга хакы бармы?
– Юк, әлбәттә. Укытучының тышкы кыяфәтеннән башлап, эчке дөньясы, һәр сүзе, һәр хәрәкәте үрнәк булырга тиеш. Без – кеше язмышын хәл итүчеләр.
– Бала күзендә – очкын. Яхшы укытучы өчен дипломнар, медальләр дә, әти—әниләрнең рәхмәте дә түгел, әнә шул мөһим. Аны кабызу җиңел түгелдер… Сәләтле балалар белән эшләү авырмы?
– Минемчә, һәр бала сәләтле. Аның сәләтен вакытында күреп алып, дөрес юнәлеш бирә белергә генә кирәк. Сәләтле баланың мөмкинлекләре, кызыксынулары да күбрәк була, әлбәттә. Андый балага дәрестә дә икенче төрле караш кирәк. Сәләтле укучыда фәнне өйрәнүгә ихтыяҗ да зур. Бүген балалар бездән бер адым алда баралар. Без алардан күп нәрсәгә өйрәнергә тиешбез әле.
– Дәресләрегезне заманча итеп, 3D күзлекләр ярдәмендә дә алып барасыз икән. Бу – теләсә кайсы татар теле укытучысы дәресләрен тамырдан үзгәртә ала дигән сүзме?
– Без бүген Z буыны укучылары белән эшлибез. Алар – бөтенләй башкача фикер йөртүче, башка кыйммәтләргә ия булган буын. Дәресләремне заманга яраклаштырып, ләкин тәрбияви һәм методик асылын югалтмаслык итеп оештырырга тырышам. Һичшиксез, укучының социаль тәҗрибәсенә дә таянырга кирәк. Бездә тарих укытучысы 3D күзлекләр кулланып укыта. Мин дә кызыктым. Беренче тапкыр киеп карауга ук дәресләргә яңалык кертү уе туды. Виртуаль дәресләр минем укучыларыма иҗадилыкка тагын бер адым ясарга этәргеч бирде. Эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе дә бар: без – республикакүләм олимпиадалар, дәрәҗәле конкурслар, халыкара конференцияләр җиңүчеләре. Һичшиксез, мондый дәресләр укытучыга, фәнгә карата да укучының кызыксынуын арттыра. Виртуаль дәресләр чик түгел, гимназиябездә республикабыздагы беренче Әлфия Авзалова музее урнашкан, бүген шул музейга виртуаль сәяхәт ясау эшчәнлеге алып барыла.
– Яхшы укытучыга такта, акбур һәм укучылар да җитә, диләр. Cез моның белән килешәсезме?
– Тулысынча килешәм дип әйтә алмыйм. Яхшы укытучы 45 минут буена укучыларны үзенә каратып тота ала. Ләкин замана бездән бүген башканы таләп итә. Һәрвакыт хәрәкәттә, эзләнүдә булырга кирәк. Дәрестә һәр укучыны тонуста тотмыйча булмый.
– Мәскәү академигы, Россия Фәннәр академиясенең Океанология институтының фәнни җитәкчесе, милләттәшебез Роберт Нигъмәтуллин БДИны ике телдә бирү тәкъдимен җиткергән иде. Аның фикеренчә, бердәм дәүләт имтиханы кертелү милли мәктәпнең нигезен сүтә, милләтләрнең киләчәген шик астына куя. Галим БДИ сорауларының 60 процентын – рус, калган 40 процентын туган телдә әзерләргә тәкъдим итә. Сез ничек уйлыйсыз, бу – чынга ашарлык хыялмы?
– Бу мәсьәлә – бүген ата-аналарны борчыган иң зур мәсьәләләрнең берсе. Бердәм дәүләт имтиханы телебезнең язмышын хәл итә түгелме? Бала никадәр күбрәк телне камил белсә, аңа тормышта үз урынын табарга җиңелрәк. БДИ сорауларының бер өлешен туган телдә әзерләү мөмкин булыр иде. Ләкин БДИны теге яки бу телдә тапшыруны мәҗбүр итү телгә карата нәфрәт тәрбияләмәсен, балалар моны җәза кебек кабул итмәсен иде.
– Туган телләр елында гимназиядә нинди эшләр башкарырга җыенасыз?
– Гимназиядә һәрвакыт тормыш кайный. Көн дә ниндидер бәйрәм, очрашу, чара… Укучылар һәр яклап камил шәхес булып җитешсеннәр, дибез. Һәр татар баласы татарча матур итеп бии, үз фикерен саф татарча әйтә белергә, кул эшенә, аш-суга оста булырга тиеш. Районыбызда бердәнбер мари авылы бар. Алар белән элемтәбезне ныгытасыбыз килә. Тиздән татар киносы атналыгы башлана. Максатыбыз – укучыларны туган телебездә, тугандаш телләрдә язылган әсәрләргә нигезләнеп төшерелгән фильмнар белән таныштыру. Май аенда гимназиякүләм театр айлыгы игълан ителәчәк. Укучыларыбыз арасында бу чара бигрәк тә көтеп алына. Яңа уку елында гимназиябезнең яңа, тагын да заманчалаштырылган, зур бинасында укуны дәвам итәчәкбез. Бу вакыйганың да Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына туры килүе уңай күренеш. Ә гимназистларның иң яратып шөгыльләнгән өлкәсе – проектлар эшләү. Аларның бөтенесе дә диярлек телебез үсешенә юнәлтелгән.
– Туган телне ничек популярлаштырып була? Моның өчен «Инстаграм», «Ютуб» ярдәм итә аламы?
– Һәр татар кешесе үзеннән бераз гына булса да өлеш кертсен иде. Әйе, без бүген «Инстаграм», «Ютуб» каналларын кулланабыз. Мисал өчен, «Инстаграм» челтәрендә гимназиябездә чыгып килүче «Ак җилкән» газетасының электрон версиясе эшли. Шулай итеп, укучыларыбыз тагын да арта. Чит төбәкләрдә дә безне укыйлар. «Ютуб» каналында исә берничә ел «Тәҗрибә» исеме астында укучыларым татар телендә, химия өлкәсендә эшләгән тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Бу проект турында бик күп уңай фикерләр ишетәбез.
– Татар теле укытучыларына дәүләттән игътибар җитәме? Хезмәт хакыгыздан канәгатьме?
– Бүген туган телебезгә карата игътибар артты. Моны әйтмичә ярамый. Татар телендә белем бирүче укытучыларга грантлар булдырылды. Туган тел укытучылары катнашырдай бәйгеләрнең дә саны шактый күп. Ләкин татар теле, әдәбияты укытучыларына үз өстендә эшләргә, эзләнергә этәргеч бирердәй курслар, чаралар күбрәк булсын иде. Безгә бер-беребез белән аралашып яшәргә кирәк. Бүген мин хезмәт хакымнан канәгать. Ләкин барыбер иң мөһиме – синең хезмәтең җитәкчелек тарафыннан тиешенчә бәяләнү.
– Бәйгедән соң татар теле укытучылары сездән саллы фикер көтә. Аларга әйтер сүзегез бармы?
– Киләчәктә татар газеталарын кем укыр, татар театрына кем йөрер? Татар дөньясына булачак лидерларны, иҗат дөньясында кайнаучыларны нәкъ менә без тәрбияләргә тиеш дип саныйм. Бер урында гына таптанмыйча, яңалыкларны көтеп утырмыйча, үзебез тудырыйк. Менә шул вакытта татар теле, әдәбияты дәресләре дә укучыларыбызның яраткан дәресенә әйләнәчәк.
Әңгәмәдәш – Сәрия Мифтахова