tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Төмән татарлары белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Төмән татарлары белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Төмән татарлары белән очрашты

Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Төмән өлкәсенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул җирле татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашу барышында җитәкче милләттәшләребезгә Татар конгрессының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлар хакында сөйләде.

Эшлекле сәфәр кысаларында Данис Шакиров Төмән өлкәсе Тобольск районында «Искер-шәһәр» тарихи-мемориаль комплексында да булды.

  • Искер шәһәре Тобольсктан 18 чакрым ераклыкта Иртыш елгасы буенда XV–XVI гасырларда хәрби ныгытма буларак барлыкка килә. 1495 елларда ул Себер ханлыгының башкаласына әйләнә. Әмма 1582 елның октябрендә Искерне Ермак гәскәре басып ала, шәһәр талана һәм тора-бара тулысынча диярлек җимерелә. Искер XV гасыр азагыннан XVI гасыр башына кадәр Себер ханлыгы башкаласы булган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*