Татар басмалары баш мөхәррирләре татар конгрессы оештырган пресс-тур вакытында Тукай, Урмай авылларында булганнан соң, Олы Куак авылына килде, андагы мәктәп белән дә таныштылар. Бу авыл соңгы елларда аягына шактый нык баскан. Биредә 900 кеше яши, төрле юнәлештә үз эшен җәелдерүче 90нан артык эшмәкәр бар.
Авылның киләчәге-балалар да күп туа. Быел беренче сыйныфка 13 бала кергән. Укучылар татар телен өйрәнә. Мәктәптә чуваш балалары белән бергә укыйлар. Татарлар чуваш, чувашлар татар телен үзләштерә, иркен аралашалар.
Олы Куак авылыннан кунаклар Шыгырданга килде. Бу авылның матур даны тирә-юнгә таралган. Биредә 2 мең 100 йорт, 5 меңнән артык кеше яши. 7 мәчетләре, 2 мәктәп, 2 балалар бакчасы бар. Баш мөхәррирләр Әнвәр Фәизов исемендәге мәктәп белән танышты. Биредә музей да булдырылган. Анда авыл тарихы, күренекле шәхесләре хакында мәгълүмат алырга мөмкин. Танылган дин әһеле Әлбир Крганов та шушы җирлектән.
Казан кунакларын Шыгырдандагы “Миндания” кунак йортында Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов кабул итте. Очрашуда Батыр районы башлыгы Рудольф Селиванов та катнашты.
- Без Татарстан белән гел элемтәдә, бер-беребездән өйрәнеп, үрнәк алып яшибез. Чувашия татарлары белән дә райондагы бар мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез,- ди ул.
Шыгырданда халык иҗтимагый киңәшмә дә оештырган. Хәл итәсе мәсьәләләрне шунда җыелып сөйләшәләр. Милли гореф-гадәтләрне саклауның төп асылы – тәрбиядә, ди Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов.
- Гаиләдә өч буын бергә – әби-бабай, әти-әни, балалар яшәргә тиеш. Үз үрнәгебездә генә балаларны тәрбияләп була, ди ул.
Шуңа күрә, дини яктан да дөрес гыйлем бирергә тырышалар. Чувашия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов белдергәнчә, татар үз асылын бердәм булып саклый ала. Ә Тукай, Урмай, Шыгырдан кебек татар авылларында халык бу яктан аерылып тора. Авылдашлар шатлыгын да, кайгысын да бергә күтәрә.