tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Үзбәкстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Үзбәкстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Үзбәкстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Үзбәкстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Үзбәкстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Сәламләү сүзе белән Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин, Үзәкнең идарә рәисе урынбасары Ферүзә Халдарова, шулай ук Үзбәкстан Фәннәр академиясенең тарих институты галиме Ринат Шиһабдинов чыгыш ясады.

Үз чыгышында Ришат Нәбиуллин Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең төп эш юнәлешләре турында сөйләде. Шулай ук, ул Татарстан белән Үзбәкстан арасында икътисади элемтәләрнең ныгуын билгеләде. Р.Нәбиуллин Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, үз чиратында, Татарстанда үткәрелә торган проектлар турында сөйләде.

Очрашуда Үзбәкстан башкаласында Казан федераль университетының филиалын булдыру һәм Татар мәдәният йортын төзү мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук, Васил Шәйхразиев Үзбәкстан укытучылары өчен квалификация күтәрү курсларын булдыру мөмкинлеген билгеләп үтте.

Ахырда Татарстан тарафыннан Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*