tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чын безнеңчә, милли
Чын безнеңчә, милли

Чын безнеңчә, милли

Тарих, зәвык, миллилек. Танылган модельер Ләйсән Хаҗиеваның «Милли стиль by Ләйсән Хаҗиева» дип исемләнгән яңа кием коллекциясен тәкъдим итү кичәсен кыскача әнә шулай сыйфатларга мөмкин. Ләкин тәкъдим ителгән һәр образ, һәр кием артында күпме хезмәт һәм эзләнүләр ятуын алай гына тасвирлап булмас.

Хәер, аларын автор үзе генә белә инде. Без – нәтиҗәгә карап сокланучылар гына. Ә милли стильгә, милли модага багышланган чара берәүне дә битараф калдырмагандыр. Ефәк, бәрхет, табигый мамыктан ясалган кием коллекцияләре берничә чорны колачлады. Әйтик, беренче булып подиумнан «Сөембикә» коллекциясе киемнәрен кигән туташлар үтте. Бу модельер Ләйсән Хаҗиеваның тәүге иҗат җимешләре икән. Төсләр, тукымалар, фасоннар – барысы да ханбикә яшәгән чорга алып кайтты кебек. Бу коллекциядә яшел, көрән, алтын төсләр һәм ефәк тукымалар, бала итәкле озын күлмәкләр өстенлек итте. Баш киемнәре, затлы камзуллар зәвык өстәде.

«Яз – җәй 2023–2024» коллекциясе исә шул чордагы табигатьне хәтерләтте. Төсләрнең һәм тукымаларның дөрес сайлануына бәйле инде бу. Әлеге коллекциядә миллилек мода дөньясындагы тенденцияләр белән үрелгән иде. Соңгы арада табигый төсләр чыннан да игътибар үзәгендә бит. Миллилеккә килгәндә, кызларның берсе дә калфак та, камзул да, хәтта изү дә кимәгән иде. Ләкин ниндидер кечкенә элементлар барыбер дә игътибарны җәлеп итеп торды. Ләйсән Хаҗиева сүзләре белән әйткәндә, милли кием ул калфак кына түгел бит.

– Минем өчен милли стиль ул – заманча тукымалар, заманча тенденцияләрне, татарларга хас булган бизәлеш белән тегү үзенчәлекләрен исәпкә алып тегелгән киемнәр. Мин үзем 69 төрле стиль беләм. Аларның барысына да милли үзенчәлекләр өстәп була. Ягъни калфак тагу үзеңнең татар хатын-кызы булуыңны күрсәтүнең бердәнбер ысулы түгел, – дип аңлатты модельер.

Шуннан соң без быел Татарстанның иң яхшы товарлары арасында җиңү яулаган «Тукай кызлары» коллекциясе белән таныштык. XX гасыр башында туташ-ханымнар яратып кигән кечкенә генә калфаклар, ефәктән тегелгән, асылташлар белән бизәлгән күлмәкләр…

Соңгы коллекция исә җәйге-көзге чорга багышланды. Быел көзен модага туры китереп киенергә теләүчеләр колагына: шулай ук табигый, ачык төсләргә, табигый тукымаларга игътибар итегез. Әлеге коллекция дә нәкъ менә шуларга бай иде.

Шунысы да игътибарга лаек: яңа кием коллекцияләре тәкъдим итү гадәти генә форматта узмады. Подиумга модельләрдән тыш, Зөлфирә – Алмаз Мирзаяновлар, Алсу – Азат Фазлыевлар, Рината Тэй да чыкты. Мода күрсәтергә түгел, кичәне җырга-моңга төрергә, билгеле. Сүз уңаеннан, Ләйсән Хаҗиева иҗат иткән образларны күп кенә артистлар да куллана. Әйтик, Фазлыевлар гаиләсе коллекциясендә модельерның 13ләп иҗат җимеше бар икән. Милли стильне пропагандалауда артистлар тагын да активрак катнашса иде.

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*