tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада Милли туйлар фестивале узды
Самарада Милли туйлар фестивале узды

Самарада Милли туйлар фестивале узды

Көзге кыр эшләре тәмамлангач, туйлар уздыру йоласы борынгыдан килә. Хәзерге заманда да яшьләр бу гореф-гадәтне бозмаска тырышалар. Хәер, яшелчә, җиләк-җимешләр өлгергән вакытта туй үткәрсәң, өстәлләр дә мулрак була бит. Шуңа күрә Самара өлкәсендә Милли туйлар фестивале дә көзен гөрләп үтә. Ә соңгы елларда ул шәһәребезнең туган көнен билгеләп үтү программасына кертелгән. Чарада өлкәнең барлык загслары да катнаша.

Самараның «Теремок» ни­кахлашу сараенда милли туйлар фестивале быел ундүртенче мәртәбә узды инде. Фестиваль төрле мил­ләт халыкларының туй тра­ди­цияләрен сак­лау, никахлашу көнен чын мәгъ­нәсендә уникаль һәм истә калырлык вакыйга итү, халыкларның туй киемнәрен, сыйларын, җырларын һәм гореф-га­дәт­ләрен күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Фестиваль көннәрендә өл­кәдә меңләгән яшьләр парлы тормышка аяк баса. 9 сентябрьдә Самарада татар милли туе традициясе буенча Филүс Гомәр улы һәм Виктория Фәнис кызы Ибраһимовлар никахлаштылар. Алар икесе дә Та­тарстанның Нурлат районында туып-үскәннәр. Әмма кәләш күптән инде Самарада яши, шуңа күрә никахлашу тантанасы да губерна башкаласында узды.

Филүс – хәрби кеше. Алар игезәк туганы Дилүс белән бергә башта артиллерия частьләре өчен офицерлар әзерләүче Казан югары артиллерия училищесын, аннан соң Санкт Петербургтагы Михайловск хәрби артиллерия академиясен тә­мам­лыйлар. Хәзерге вакытта Дилүс – запастагы офицер, ә Филүс Ерак Көнчыгышта капитан дәрәҗәсендә тынычлык урнаштыручы батальон штабы начальнигы урынбасары булып хезмәт итә. Әлеге гаскәрләр халыкара тынычлык һәм иминлек булдыру миссиясен үтәү өчен махсус җыелган. Солдатлар дөнья тынычлыгын саклауга гел әзер булырга тиешләр, чөнки минуты-сәгате белән Җир шарының берәр кайнар ноктасында аларның яр­дәме кирәк булып чыгарга мөмкин. Шушы көннәрдә егет чираттагы командировкага китәргә җыена икән.

Филүсне Виктория белән икетуган сеңелесе таныштырган. Егет кызны фотода күреп алган һәм бик ошаткан. Берникадәр вакыт алар телефон, интернет аша аралашып торганнар. Аннан соң Виктория Филүс янына Уссурийскига барган, бераздан егет үзе дә ялга кайткан. Шулай итеп, хисләренең чынлыгына, ныклыгына инанган яшьләр, эшне озын-озакка сузмыйча, икәү бер сукмактан атларга карар кылалар. Аларның туй көннәре нәкъ менә фестиваль узган вакытка туры килә.

Яшьләрне шундый тантаналы көннәре белән котларга «Туган тел» өлкә иҗтимагый оешмасы президенты Ильяс Шәкүров килгән иде. Ул, Иб­раһимовларга шатлык­лы, мә­хәббәтле озын гомер, имин­лек һәм гаилә бәхете те­ләп, чәчәк бәйләме һәм туй күч­тәнәче бүләк итте. Ә «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле никахлашу тантанасына милли колорит өстәде. Кунакларга килен каршы алу йоласы тәкъдим ителде: егетнең әти-әнисе киленне, йомшак мендәргә бас­тырып, бал-май белән каршы алдылар, ә ансамбль артистлары туй җырлары һәм биюләре белән таныштырдылар.

Никахлашу тантанасы татар милли гореф-гадәте буенча узачагын күпчелек кунаклар белмәгәннәр икән. Егетнең әнисе Роза ханым сүзләренчә, бу туй яшь­ләр­нең дә, кунакларның да кү­ңелендә искиткеч матур вакыйга булып сакланачак.

Гомумән, Россиядә яшәү­че бөтен халыкларда да туй йоласы колоритлы һәм үзен­чәлекле бәйрәм ул. Милли туйлар фестивале төрле милләт халыкларының туй йо­лаларын күрсәтеп, буын­нардан-буыннарга күчеп ки­­­лүдә бик зур роль уйный. Ата-бабаларыбызның матур гореф-гадәтләре онытылма­сын, урыны-урыны белән заманына яраклаштырылган бул­са да, Виктория белән Фи­лүс­нең оныкчыкларының туйлары да да шундый ук матур милли туй булып үтсен иде.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*