tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә 17 нче тапкыр «Мунчәли укулары» узды
Чүпрәледә 17 нче тапкыр «Мунчәли укулары» узды

Чүпрәледә 17 нче тапкыр «Мунчәли укулары» узды

2024 елның 17нче августында, Чүпрәле районының Мунчәли авылында XVII фәнни-гамәли конференция — Мунчәли укулары үтте.

Ул Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында оештырылды.
17 ел дәвамында Мунчәли укулары төбәкара чарага әйләнде, бирегә Татарстанның төрле районнарыннан, Ульян, Чувашстан, Мордовия, Пенза һәм Россиянең башка төбәкләреннән кунаклар килде. Мунчәли укуларына дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр җыелды: алар арасында — Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәренең Баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм башкалар бар иде.

Бүгенге укулар кысаларында татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре күргәзмәсе уздырылды, шәҗәрә китаплары, гаилә ядкярләре, шәмаилләр, авыл хуҗалыгында кулланылган эш кораллары, шулай ук шәхси архив экспонатлары тәкъдим ителде.

Кунаклар мавыктыргыч мастер-классларда һәм интерактив мәйданчыкларда катнашты, анда һәркем үзенең иҗади мөмкинлекләрен һәм көчен сынап карады, татар халкы мәдәнияте һәм рухи мирасы белән танышты.

Махсус чатырларга килүчеләр элмәле чигү, күннән милли бизәкле эшләнмәләр ясау, чигү алымнары, шәҗәрә төзү һәм нәсел тарихы буенча китаплар язу буенча остаханәләрдә катнаша алды.

Катнашучыларны аеруча чалгы таптау һәм кул чалгысы белән печән чабу, суган үрү, өй юу, аулак өй кебек йолалар кызыксындырды.

Балалар өчен саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды. Әлеге җыенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев та катнашты, конгресс исеменнән оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*