tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналистлар өчен II бөтенроссия “Хәбәр” конкурсына старт бирелә
Журналистлар өчен II бөтенроссия “Хәбәр” конкурсына старт бирелә

Журналистлар өчен II бөтенроссия “Хәбәр” конкурсына старт бирелә

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле гәҗитләр, эфирга чыгучы теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында II бөтенроссия “Хәбәр” конкурсы уздыра.

Конкурс 2024 елның 1 апреленнән 2024 елның 1 октябренә кадәр үткәрелә. Конкурска 2023 елның 1 октябреннән алып 2024 елның сентябрь аена кадәр басылган, эфирга чыккан эшләр кабул ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

«Үрнәк гаилә» (әлеге номинациягә Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан төбәкләрдәге үрнәк татар гаиләләренә багышланган материаллар кабул ителә);

«Шәхес» (әлеге номинациягә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан игълан ителгән “Шәхесләр елы” уңаеннан төбәкләрдәге танылган татар шәхесләренә багышланган материаллар кабул ителә);

«Яшь корреспондент» (әлеге номинациягә 5-11 сыйныфларда укучы балаларның татар телендә басылган яки эфирга чыккан материаллар циклы кабул ителә).

Хәбәр конкурсы 2024 НИГЕЗЛӘМӘ

Анкета Хәбәр конкурсы 2024

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*