2 март көнне Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумында Туган телләрне саклау һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында токмач кисү һәм кәкәш пешерү буенча бәйге узды.
Бәйгедә өченче курс студентлары көч сынашты. Чарада Бөтендөнья татар хатын-кызларының җирле “Ак калфак” оешмасы рәисе Г.З. Яфизова катнашты һәм бәйгегә зур бәя бирде.
Бәйге бик нәтиҗәле булды һәм зур оешканлык белән узды. Чара соңында татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калуда һәм татар халык ашларын пропагандалауда зур эшләр башкарганнары өчен Гөлфия Зарифулла кызы бәйге оештыручыларны рәхмәт хатлары белән бүләкләде.