tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игьтибар!!!
Игьтибар!!!

Игьтибар!!!

Хөрмәтле милләттәшләребез. Тиздән  8 нче март – әниләр бәйрәме җитә. Иң матур, иң хисле бәйрәмнәрнең берсе ул. Чөнки бу көнне газиз кешеләребез, әниләр,дәү әниләр, апалар, сеңелләр, гомумән, гүзәл затлар котлау сүзләре  ишетеп сөенә, чәчәк бәйләмнәре ала.

Шушы матур бәйрәм уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессы “Әниемнең җылы кочагы-2021” конкурсын игълан иткән иде. Бәйге 17 нче февральдә башланды, бүген 3 нче март көнне тәмамлана.

Катнашучыларга әниләр турында җыр, яисә шигырь башкарып видеога яздырырга, аннары аны конгресс инстаграмына куярга кирәк иде.

Конкурсның нигезләмәсе Конгресс сайтында, рәсми басма сәхифәсендә урнаштырылган.

Катнашучы видеоны  #әниемкочагы2021 хештегы белән билгеләп,

@tatarсongress,

@gulnazshayhi ,

 @endzhe06 аккаунтларына язылып, инстаграмга урнаштырырга,  видео астына катнашучы үзенең яшен, исем-фамилиясен һәм кайдан булуын язырга, әниләр турында язылган әсәрләрне укыганда, яисә җырлаганда авторын әйтергә тиеш иде.

 

ИГЪТИБАР!!!

Бу мәгълүматлар язылмаса, видео конкурстан төшеп кала!!!

 

Бүген эшләр куюның соңгы көне.

Бәйге 3 нче март көнне, ягъни бүген төнге 12 сәг.  гә, (24.00 сәг.кә) кадәр дәвам итә.  Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң куелган конкурс эшләре каралмый.

Актив булганыгыз өчен зур рәхмәт.

 

ИГЪТИБАР!!!

Конкурс эшләрен жюри сайлап ала.Конкурста бик күп эшләр катнашу сәбәпле, нәтиҗәләр ясау вакыты 10 мартка күчерелә.

Ике номинация буенча да 1,2,3 нче урыннар билгеләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*