Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Юрт-Ора татар авылында узган Сабан туенда катнашты. Мәйдан узу белән беррәттән авылда «Чад татары музей-утары»ы да ачылды. Данил Салихов музейга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Форд» микроавтобусы ачкычын тапшырды.