tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт
«Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт

«Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт

Кирәк булса, әйтеп бирим: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгрифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.
Габдулла Тукай

Быел мәшһүр мәгърифәтче һәм танылган дин галиме Шиһабетдин МӘРҖАНИ тууына 200 ел. Шул уңайдан 2018 ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде. Әлбәттә, Мәрҗанине мәгърифәтче һәм дин галиме булуыннан тыш фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле, мөгаллим, археолог, этнограф, көнчыгышны өйрәнү белгече, галим-энциклопедист, реформатор һәм башка өлкәләрне колачлаган күпкырлы шәхес булуын ассызыкларга кирәк. Юкка гына бөек шагыйребез Г. Тукай аның турында «Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт», дип язмый. Галимнең гыйльми эшчәнлеге дә күптармаклы булган. Ул тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. өлкәләрдә актив эш алып бара. 

Тәрҗемәи хәле

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Беренче белемен Ташкичү мәдрәсәсендә ала. 1938 елдан башлап белемнәрен Үзбәкстанның Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә баета. Туган якларына Мәрҗани бары тик 11 елдан соң гына – 1849 елда әйләнеп кайта (кайбер чыганакларда 1848 елда кайта диелә).

1850 елда ул Казанның беренче мәчетендә имам-мөдәррис булып сайлана һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. 1867 елда Шихаб хәзрәтне Оренбург мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Казанның ахуны һәм мөхтәсибе булып сайлыйлар. Мәшһүр мәгърифәтче 1889 елда вафат була. Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә. Гомеренең ахырына кадәр ул руханилык, мөгаллимлек һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Мәрҗани К. Насыйри, Х. Фәезханов, В. Радлов, А. Казембек, И. Готвальд, В. Вельяминов-Зернов һәм башка галимнәр белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Монда аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле.

Мәрҗани турында кызыклы фактлар 

Мәрҗанинең тулы исеме – Шиһабетдин Әбел-Хәсән Һарун бин Баһаветдин бин Сөбхан бин Габделкәрим бин Габделтавап бин Габделгани бин Габделкотдус бин Йәдәш бин Ядкәр бин Гомәр әл-Мәрҗани әл-Казани әл-Болгари. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә тәхәллүс итеп ала.

Бөек татар мәгърифәтчесе һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани татар милли көрәшендә җиңелүне белмәс батыр булып танылган һәм «Көрәшче Шиһаби» кушаматына ия булган.

Мәрҗани үзенең беренче хезмәтен, мәдрәсә тәмамлаганнан соң, 17 яшендә яза башлый. Әлеге хезмәт шәкертләр өчен гарәп теле морфологиясен (сарыф) укытуда әсбап булып кулланыла.

Мәрҗанинең мөфти булып сайланмавының бер сәбәбе, ул да булса рус телен камил дәрәҗәдә белмәве нәтиҗәсе.

Шиһабетдин Мәрҗани тарафыннан барлыгы утыздан артык хезмәт язылган, аларның күпчелеге гарәп телендә. Бары тик берничәсе генә татар телендә.

«Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыга.

Шиһабетдин Мәрҗани китаплар нәшер итүне мәгърифәтчелек үсешендә иң көчле корал дип саный. XX гасыр башында татар китабын нәшер итеп сатучы иң эре сәүдә оешмасы хуҗалары бертуган Шәрифҗан һәм Мөхәммәтҗан Кәримовлар үз эшләрен остазлары Шиһаб хәзрәт тәэсире нәтиҗәсендә оештырып җибәргән булалар.

Шиһабетдин Мәрҗанинең кабер ташының көнчыгыш тарафында мондый язу бар:  «Матәл-галимү фәматәл-галәмү. Назым: әл-мәүтү фиһи көллен-нассү йәштәрикү, вә лә сукатә ябка вә лә мәликә». Тәрҗемәсе: «Галим   үлде   һәм галәм   үлде.   Шигырь:  Үлем – ул   һәр   кешегә кагыла:  мәңгелек халык та юк һәм падишаһ та юк». Бүгенге көндә Казанда Мәрҗани имам-хатыйб булып хезмәт иткән мәчет аның исемен йөртә, шулай ук аның исеме белән аталган урам, галерея, тарих институты, мәктәп бар, 2 нче татар гимназиясендә урнашкан музейэшли. Арчада олуг затның музее һәм аның исеме белән аталган чишмә бар.

Булат ИБРАҺИМОВ
“Халкым минем”, июнь 2018

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*