tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров чит илләрдәге милләттәшләр белән эшләүдә тәҗрибә уртаклашуга багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты
Данис Шакиров чит илләрдәге милләттәшләр белән эшләүдә тәҗрибә уртаклашуга багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты

Данис Шакиров чит илләрдәге милләттәшләр белән эшләүдә тәҗрибә уртаклашуга багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты

Бүген чит илләрдәге милләттәшләр белән эшләүдә тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Конференция Калининград шәһәрендә узды.

Онлайн режимда түгәрәк өстәл эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Ул очрашуда катнашучыларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында сөйләде.

– Бөтендөнья татар конгрессы татар халкының хәзерге тормышын халыкара координацияләүне гамәлгә ашыра. Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә 510 оешма эшли. Россиядә халык саны буенча икенче булган татарлар шулай ук күп санлы чит ил диаспорасына ия, – дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.

Шулай ук Бөтендөнья Координация советы әгъзасы, Перуда Россия ватандашлары оешмаларының координацион советы рәисе, «Татлам» иҗтимагый оешмасы рәисе Алисә Гыйләҗева, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе урынбасары, «Казахстан татарлары һәм башкортлар конгрессы» Республика иҗтимагый берләшмәсе Идарәсе рәисе, Казахстан халыклары Ассамблеясы Советы әгъзасы Тәүфыйк Кәримов онлайн режимында безнең милләттәшләребезнең эшчәнлеге турында докладлар белән чыгыш ясадылар.

-Без төрле чаралар уздырабыз, аларның максаты – татар мәдәнияте белән танышу. Безнең чаралар җирле халыкта зур кызыксыну уята, – дип билгеләп үтте Алисә Гыйләҗева.

Тәүфыйк Кәримов Татарстан Республикасы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.

-Бүген Казахстанда 200 меңнән артык татар яши. Безнең конгресс 28 мәдәни үзәкне берләштерә. Татарстан ярдәме белән Семей шәһәренең уникаль татар сәнгать мәктәбен алга таба үстерү мәсьәләсе хәл ителде, шулай ук “Иртыш моңнары” татар сәнгате фестивале үткәрелә, татар шагыйре Габдулла Тукай мирасын саклау буенча эш алып барыла һ.б.

Түгәрәк өстәл эше онлайн һәм оффлайн форматта алып барылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*